2016 елның беренче айларында урман хуҗалыкларында 496 кг төп ылыслы токым орлыгы әзерләнде

2016 елның 1 апреле, җомга

Алардан 486,1 кг – ылыслы токым, шул исәптән 335,3 кг – гади нарат, 97,8 кг – Европа чыршысы, 53 кг – Себер карагачы һәм 10 кг яфраклы токым – вак яфраклы юкә.

Орлыкларның сыйфат анализы үткәрелде: әзерләнгән орлыкларның гомуми күләменнән 90%ы беренче сыйфат классына карый, 10%ы – икенче класска. Күркә киптергечләрдә күркәләрнең орлыкларны алына, алар канатсызландырыла, төрле кушылмалардан чистартыла һәм кирәкле дымлылыкка җиткәнче киптерелә.

“Минзәлә урман хуҗалыгы” ТР ДБУ һәм “Арча урман хуҗалыгы” ТР ДБУ хуҗалыкларында ылыслы токым орлыклары барыннан да күбрәк әзерләнде – тиешенчә, 168 һәм 146,3 кг.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International