06.04.2016
Татарстан Республикасының Спас һәм Арча районнарында Халыкара кошлар көнен билгеләп уздылар. “Спас” һәм “Ашыт” дәүләт табигый тыюлыклары белгечләре Спас районының “Колосок” балалар бакчасы” МББТУ һәм Арча районының “Кояшкай” балалар бакчасы” МББТУ бәйрәмнәрендә катнаштылар. Тәрбиячеләр, балалар, ата-аналар канатлы дусларны каршы алырга әзерләнгәннәр – оялар ясаганнар. Тыюлыклардагы белгечләр балаларга табигатьнең һәм әйләнә-тирәдә булган һәр тереклекнең әһәмияте турында сөйләделәр, “Чишмәгә ярдәм итик” дәресен, “Кошны кем тизрәк җыяр” конкурсын, “Табигатьне саклагыз” викторинасын үткәрделәр.
Балалар безнең якларда тереклек итүче, кышлаучы һәм җылы якларга очып китүче кошлар турында бик белемле булып чыктылар, аларны тавышларыннан аеру сәләтләрен күрсәттеләр. Кошлар турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, табышмакларга җаваплар эзләделәр. Чара азагында барлык катнашучыларга да истәлекле дипломнар һәм татлы бүләкләр тапшырылды.