Әгерҗе урманчылыгында эшләүчеләр Әгерҗе ш. коррекция мәктәбендә тәрбияләнүчеләр белән бергә сыерчык оялары элделәр

2016 елның 18 апреле, дүшәмбе

    Урманчылар балаларны урман паркларының берсенә чакырдылар һәм аларга урманның кеше тормышы өчен әһәмияте, урманнарда яшәүче кошлар турында сөйләделәр.

Сарсак-Омгинск лицеенда укучы балалар тарафыннан ясалган сыерчык ояларын элеп  һәм кошлар өчен җим салып, балалар паркта әле бик озак булдылар һәм үз фотоаппаратлары белән селфи ясадылар.  Очрашу азагында Әгерҗе урманчылыгы җитәкчесе урынбасары В.Л. Ишморатов балаларга урманга ярдәм иткәннәре өчен рәхмәтен белдерде һәм барысына да “Аленка” шоколады таратып чыкты. Әле шунысы да кызык: “Аленка” шоколады шундый ук исемле өч кызга эләкте, бу балаларда тагын да зур сөенеч уятты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International