ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы учреждениеләрендә урманнарны янгыннардан саклау буенча профилактика чаралары үткәрелә

2016 елның 19 апреле, сишәмбе

Хәзерге вакытта халык арасында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү мәсьәләләре буенча аңлату эшләре алып барыла. Файдалануга тапшырылган урман кишәрлекләрендә, урман фондында урнашкан торак пунктларда һәм икътисад объектларында янгынга каршы корылыш предметына карата, урманнардагы янгыннарны кисәтү һәм сүндерү системалары булдыру, янгынга каршы сулыкларның, аларга таба килү юлларының торышы буенча тикшерү эшләре үткәрелә.

Урман хуҗалыкларында эшләүчеләр халык күпләп ял итә торган урман кишәрлекләрен, тимер юл һәм автомобиль юллары буйларын ауган агач-ботаклардан, төрле чүп-чардан чистарта, төзекләндерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International