Республикада “Татарстанның чиста урманнары” табигатьне саклау акциясе кысаларында чаралар башланды. Алар ел саен, язын һәм көзен, урманнарда иминлекле санитар-экологик торыш булдыру өчен үткәрелә.
15 июньгә кадәр дәвам итәчәк акция барышында шәһәр яны урманнарын, гражданнарның массакүләм ял итү урыннарын тәртипкә китерү, урмандагы беседкаларны төзекләндерү һәм чишмә буйларын чистарту күздә тотыла.