Казанда ТР ГТХ кисәтү һәм бетерү комиссиясенең утырышы булды. Кырларны, коры үләнне һәм чүп-чарны яндыруга карата чикләмә кертелде

2016 елның 22 апреле, җомга

Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары, Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм юкка чыгару һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия рәисе Алексей Песошин комиссиянең “РСЧС кече территориаль системасының Татарстан Республикасы территориясендәге янгыннарны кисәтүгә һәм юкка чыгаруга әзерлеге турында” темасына үткән утырышында хәбәр итте. Утырыш Россия ГТХМ Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе, республикадагы урман хуҗалыгы һәм авыл хуҗалыгы министрлыклары һәм ТР буенча ЭЭМ җитәкчеләре катнашында узды.

Муниципаль районнарның һәм берәмлекләрнең башлыклары белән видеоэлемтә рәвешендә алып барылган утырышны ачып, Алексей Песошин табигый янгыннарның төзәтеп булмаслык зыян салуы турында искә төшерде. Мисал итеп Хакасиядә һәм Себернең бүтән төбәкләрендә узган елның язында һәм җәендә таралган ут стихиясенең аяныч нәтиҗәләрен китерде. “Табигый тирәлеккә һәм тулаем алганда икътисадка янгыннардан килә торган зыянның күләме бик зур, – дип дәвам итте Комиссия рәисе. – Әйтик, 2015 елдагы янгыннар нәтиҗәсендә 200 артык йорт һәм җитештерү-хуҗалык итү эшчәнлеге объектлары, 150 мең гектар тирәсе урман янып көл булды, гомуми зыян күләме 2 миллиард 600 миллион сум тәшкил итте, кызганычка, 45 кеше һәлак булды”.

Татарстанга килгәндә, Алексей Песошин сүзләренә караганда, соңгы 5 елда республикабызда актив үткәрелә торган янгынга каршы чаралар, шулай ук яхшы һава шартлары эре урман янгыннарын урап узарга ярдәм итте.

– Бүгенге утырыш без 31 мартта карап тикшергән теманың дәвамы булып тора. Комиссия карары нигезендә кайбер министрлыкларга һәм ведомстволарга, шулай ук республиканың муниципаль берәмлекләренә урман янгыннарын сүндерү һәм өстәмә профилактика чаралары үткәрү өчен көчләрнең һәм чараларның әзерлеген арттыру бурычлары куелды. Утырыш барышында кайбер районнарда үткәрелгән эшләр турында тыңлап үтәрбез.

Шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2016 елның 15 апрелендәге “2016 елда урманнарны янгыннардан саклау буенча чаралар турында” № 231 Карары дөнья күрде, анда язгы-җәйге чорда республикадагы объектларны һәм торак пунктларны янгын иминлеге белән тәэмин итү буенча өстәмә чаралар комплексы каралган. Моннан тыш, Министрлар Кабинетының быелгы елның 25 апреленнән башлап 15 маена кадәр республика территориясендә махсус янгынга каршы режим кертү турындагы әмернамәсе дә килештерү стадиясендә, – дип искәртте җитәкчеләргә ТР Премьер-министрының беренче урынбасары.

“Татарстан Республикасының гидрометеорологиясе һәм әйләнә-тирә мохитен мониторинглау буенча идарәсе” ФДБУ башлыгы Сергей Захаров хәбәр иткәнчә, шушы вакытларда урманнардагы янгын куркынычы дәрәҗәсе бик түбән дәрәҗәдә. “Республика территориясендә киләсе 4 көндә явым-төшем көтелә, һәм бары тик дүшәмбедән башлап кына без һава температурасы җылынганны көтәбез”, – диде Сергей Захаров.

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының табигый янгыннарны кисәтү һәм юкка чыгару буенча көчләренең һәм чараларының әзерлеге турындагы төп доклад белән ТР урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, республикадагы урманнарны саклау өчен 780 кеше җәлеп ителгән, аларның 250се – даими нигездә. 1008 берәмлек махсус һәм янгын сүндерү техникасы даими әзерлектә тора. Вәзгыять контрольдән чыккан очракта тагын 6 мең кешене һәм 2 мең берәмлек техниканы РСЧС территориаль системасы резервларыннан җәлеп итү мөмкинлеге бар. Урман хуҗалыгы башлыгы шулай ук урманчылыкларда булдырылган  ирекле 203 янгын дружиналары турында да билгеләп узды. Моннан тыш, ДОССАФ аэроклубы очкычлары белән җирлекләрне авиапатрульләү буенча да контракт төзелгән. Шулай ук ЯММ запасы булдырылган, кызыксынган барлык структуралар белән хезмәттәшлек оештырылган, шулай ук чиктәш урманчылыкларда янгын чыгу очракларында гамәлләр башкару буенча күрше төбәкләр белән дә республика арасында элемтә урнаштырылган.

Алмас Нәзиров федераль һәм республика юллары буенча ял итү өчен корылган 135 тукталыш урыны турында да хисап тотты. Җәйге чорда тагын шуның кадәр үк корылачак. Шулай ук урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен штраф суммаларын да әйтеп узды: гражданнарга – 1,5 меңнән 3 мең сумгача, вазифаи затларга 10 мең сумнан 20 мең сумгача һәм юридик затларга карата 50 мең сумнан алып 200 мең сумга кадәр.

ТР урман хуҗалыгы башлыгы чыгышыннан соң Россия ГТХ министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы, эчке хезмәтнең генерал-лейтенанты – ТР ГТХ министры Рафис Хәбибуллин кайбер җирле хакимият башлыкларына карата кискен тәнкыйть белән чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, кайбер районнарда янгынга каршы законнарны (123-ФЗ) бозып, торак пунктлар белән урман массивлары арасындагы ераклыклар кими.

– 15 торак пункт ачыкланды, аларда урманнарга якын җирдә торак төзелеше алып барыла, – диде Рафис Хабибуллин. – Аларны халыкка хәбәр итүнең өстәмә системасы һәм янгын сүндерү буенча су белән тәэмин итәргә кирәк. Ачыкланган 15 торак пункт өчен генә дә бу максатларга 7 миллион сум таләп ителәчәк. ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның позициясе болай: әлеге районнарның башлыклары законнар бозылуга юл куйган икән, хәбәр итү һәм су белән тәэмин итү өчен дә акчаны алар үз чыганакларыннан табарга тиеш. Алга таба исә барлык төзелеш эшләре дә тиешле структуралар белән килештерү узарга тиеш, – дип кисәтте республиканың ГТХМ башлыгы.

Киләсе докладчы – Россия ГТХ министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең янгын сүндерүне һәм авария-коткару эшләре үткәрүне оештыру идарәсе башлыгы Константин Чанышев  Татарстан Республикасында зур урман янгыннарын сүндерү буенча кече территориаль системаның көчләре һәм чаралары әзерлеге турында хәбәр итте.

 – Россия Хөкүмәте Рәисе Урынбасары Александр Хлопонинның 2016 елның 2 февралендәге №АХ-П4-471 йөкләмәсе нигезендә табигый янгын куркынычы яный торган торак пунктларның, гражданнарның яшелчә һәм җиләк-җимеш бакчачылык ширкәтләренең, балалар өчен савыктыру лагерьларының янгын иминлегенә карата торышын тикшерү буенча урынга чыгып планнан тыш тикшерүләр оештырылды һәм үткәрелә, – дип башлады үзенең чыгышын Константин Чанышев. – Татарстан Республикасындагы урман массивларында һәм аларга янәшә урыннарда 77 торак пункты, 13 икътисад объекты, 29 бакчачылык җәмгыяте һәм 82 балалар өчен савыктыру лагеры урнашкан. Үткәрелгән тикшерүләрдән күренгәнчә, кайбер торак пунктларда җирле үзидарә органнары тарафыннан беренчел янгын иминлеген тәэмин итү буенча үз вәкаләтләрен тормышка ашырудагы эш тулы күләмдә оештырылмаган.

Әйтик, Казандагы Крутушка, Лебяжье, Залесный, Яңа Юдино, Краснооктябрьск, Петровск, Олы Дәрвишләр бистәләрендә минераллаштырылган полосалар башкарылмаган. Олы Дәрвишләр бистәсендә (Кооператив ур., 32 й.) янгынга каршы су белән тәэмин итү чыганагы төзексез торышта.

Лебяжье, Залесный, Яңа Юдино, Краснооктябрьск бистәләрендә янгынга каршы су белән тәэмин итүнең тышкы чыганакларына килү юллары канәгатьләндерерлек түгел.

Нурлат муниципаль районындагы 7 торак пунктта урман янгыннары таралу куркынычы бар. Беренчедән, минераллаштырылган полосалар башкарылмаган. Кызыл Юл торак пунктында янгынга каршы тышкы су белән тәэмин итү чыганагы оештырылмаган. 5 торак пунктта янгынга каршы тышкы су белән тәэмин итү чыганаклары төзек түгел.

Тагын өч торак пунктта тышкы янгынга каршы су белән тәэмин итү чыганаклары начар торышта: Югары Ослан муниципаль районының Покровка авылында, Никольск бистәсендә, Арча муниципаль районының Казанка авылында.

Ачыкланган җитешсезлекләрнең тулы исемлеге җирле үзидарә органнарына җиткерелде.

Урман янгыннары куркынычы янаган объектларны тикшерүләр дәвам итә. Җирле үзидарә органнарына янгын куркынычсызлыгының мәҗбүри таләпләрен үтәү буенча кичекмәстән чаралар комплексы үткәрергә кирәк.

Янгын куркынычы янаган чор башлану белән урманнарда ведомство буйсынуындагы территорияләр кысаларында даими мониторинг тәэмин итү планлаштырыла. Урман янгыннары куркынычы янаган барлык торак пунктлар да махсус  контрольгә алынды.

Табигый янгыннарны сүндерү өчен юнәлдерелгән көчләрне һәм чараларны җитәрлек күләмдә төркемләштерү өчен ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан, Россия ГТХМ ТР буенча Баш идарәсе белән берлектә, Урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планына төзәтмәләр кертелде, ул Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе тарафыннан килештерелде һәм бу елның 18 мартында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков тарафыннан расланды.

Шулай ук “2016 елда ТР территориясендә табигый янгыннар килеп чыгу чорында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм юкка чыгару планы” эшләнде һәм расланды. Республика территориясендә урман янгыннарын сүндерү өчен 17 570 кеше һәм 3951 берәмлек техника составындагы көчләр һәм чаралар төркеме булдырылды, аларның 3се – һава судносы, 2се – пилотсыз очкыч аппарат, 5се – янгын сүндерү поезды, 1се – янгын сүндерү катеры, зур янгыннарны сүндерүнең 6 терәк пунктын ачып җибәрү мөмкинлеге бар.

Урман янгыннарын сүндерү өчен терәк пунктлар өстәмә рәвештә җитмеш данә күләмендә янгын сүндерү буенча күчмә помпалар белән тәэмин ителде, егерме өч мең җиде йөз метрлы янгын сүндерү җиңсәсе сатып алынды.

Белешмә өчен:

ТР ГТХМ һәм Россия ГТХМ БИ (ФПС, ПСС): шәхси состав – 6620 кеше, 489 берәмлек техника;

ТР буенча ЭЭМ: шәхси состав – 3545 кеше, 648 берәмлек техника;

РФ Оборона министрлыгы: шәхси состав – 8 кеше, 14 бер. техника;

РФ Табигать министрлыгы: хезмәткәрләр – 799 кеше,  1008 бер. техника;

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы: хезмәткәрләр – 737 кеше, 334 бер. техника;

Оешмалар (“Татнефть” ААҖ, башка оешмалар, ТР ППС, ВПО, МПО һәм ДПО): хезмәткәрләр – 1813 кеше, 610 бер. техника.

Авиацион мониторинг өчен “ЗИЛАНТ” авиакомпаниясе” ҖЧҖ һәм башка оешмаларның кече авиация һәм пилотсыз очкыч аппаратларыннан файдалану күздә тотыла. Урман янгыннарын сүндерү өчен Россия ГТХМ бер Ми-8 вертолетын куллану планлаштырыла.

Моннан тыш, бүгенге көндә Россия Федерациясенең күрше субъектлары белән хезмәттәшлек итү планы имзаланды, анда вәзгыять катлауланган очракта урмандагы янгыннарны сүндерү өчен күрше республика һәм өлкәләрдән көчләр һәм чаралар җәлеп итү карала.

Якын киләчәктә урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планы гамәли яктан эшкәртеләчәк, анда урман янгыннарын сүндерү ысуллары гына каралып калмыйча, барлык министрлыклар, ведомстволар һәм оешмалар арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләре дә каралачак.

2016 елның март-апрель айларында барлык муниципаль районнарда да РСЧС көчләренең һәм чараларының урманнарда янгыннар барлыкка килүгә бәйле гадәттән тыш хәлләргә әзерлеге буенча күнекмәләр планлаштырылды һәм үткәрелде.

Урман янгыннары таралу куркынычыннан кала, янгын куркынычы янаган чорда авыл торак пунктларында зур янгыннар чыгу куркынычы арта. Торак пунктларның янгыннан саклык дәрәҗәсе турыдан-туры янгын сүндерү бүлекчәләренең үз вакытында һәм тиз килеп җитүеннән тора.

Соңгы берничә елда Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм юкка чыгару һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссиясе берничә мәртәбә Лаеш муниципаль районында ирекле янгын сагы эшчәнлеге өчен шартлар тудыру зарурлыгы мәсьәләсен карап тикшерде. Ләкин бу мәсьәлә әле һаман да хәл ителмәгән.

Бүгенге көндә беренче янгын сүндерү-коткару бүлекчәләренең килеп җитү буенча норматив вакытына районның 4 торак пункты (Татар Янтыгы, Емельяново һәм Мәмәт, Меретәк авыллары) керә, аларда 513 кеше яши.

Орел һәм Хәерби торак пунктларындагы янгын сүндерү техникасы инде елдан артык төзексез торышта.

Инде быел Орел авылы районындагы “Кордон” коммерциячел булмаган бакчачылык ширкәте территориясендә 2016 елның 18 апрелендә барлыкка килгән янгында тулысы белән ишегалды корылмалары белән 9 бакча йорты янып көл булды. Әлеге янгын барлыкка килеп, зур афәткә әйләнүенең төп сәбәпләреннән берсе янгын сүндерү бүлекчәләренең бик еракта урнашуына бәйле.

Шулай ук янгын сүндерү буенча су белән тәэмин ителеш дәрәҗәсе дә зур игътибар таләп итә.

Тулаем алганда республика буенча 138 торак пункт янгынга каршы тышкы су белән тәэмин итү чыганаклары белән тәэмин ителмәгән, аларның 43сендә 50дән артык кеше яши. Янгынга каршы тышкы су белән тәэмин итү чыганаклары белән тәэмин ителмәгән торак пунктларның күбесе Чүпрәле муниципаль районында урнашкан – 7 торак пункт, шуларның 6сында 50дән артык кеше яши, гомуми – 1488 кеше, Мамадыш муниципаль районында – 14 торак пункт, 7сенең халкы 50дән артык, гомуми – 1166 кеше, Актаныш муниципаль районында – 4 торак пункт, аларның һәркайсында 50дән артык кеше яши, гомуми саны – 519 кеше, Бөгелмә муниципаль районында – 9 торак пункт, 4сендә 50дән артык кеше яши, гомуми саны – 606 кеше, Сарман муниципаль районында – 7 торак пункт, 3сендә 50дән артык кеше яши, гомуми саны – 265 кеше.

Су суырту манаралары авыл пунктларында янгынга каршы су белән тәэмин итүнең төп чыганак төре булып санала. Шул ук вакытта 429 манара, гомуми саныннан 12 проценты янгын сүндерү техникасы ярдәмендә су алуга корылмаган.

Кама Тамагы, Баулы, Лаеш, Ютазы, Питрәч, Әлмәт, Саба, Теләче, Чүпрәле, Әлки, Яңа Чишмә, Югары Ослан муниципаль районнарында шундый корылмаган су суырту манаралары бик күп.

Күп кенә авылларда бердәнбер янгын сүндерү чыганаклары булып елга һәм күлләр тора. Барлыгы 2 меңнән артык табигый сулык янгынга каршы су белән тәэмин итү чыганагы буларак файдаланыла ала, ләкин аларның нибары 427се генә җиһазланган.

Торак пунктларының һәм урман массивларында һәм аларга бик якын җирләрдә урнашкан икътисад объектларының янгынга каршы саклыгын ныгыту, шулай ук урман янгыннарын сүндерүне нәтиҗәле оештыру максатларында комиссия карары проектына түбәндәге чараларны кертүне зарури дип саныйм:

- Урман хуҗалыгы министрлыгына:

янгын сүндерү-химия станцияләрен радио станцияләре һәм янгын сүндерү-техника җайланмалары белән комплектлап бетерергә;

янгын сүндерү-химия станцияләренең машина йөртү составын янгын сүндерү автомобильләренең махсус агрегатларында эшләү күнекмәләренә өйрәтүне оештырырга;

янгын сүндерү һәм ягулык-майлау материаллары резервын булдырырга;

– җирле үзидарә органнары җитәкчеләренә:

янгынга каршы су белән тәэмин итү системаларын камилләштерү буенча чаралар күрергә (яңа суүткәргечләр, гидрантлар, су суырту манаралары, сулыклар төзергә һәм төзексезләрен ремонтларга, табигый сулыкларны пирслар һәм килү юллары белән тәэмин итәргә);

урман янгыннары таралу куркынычы янаган торак пунктларны тәүлек буе күзәтү өчен профилактика төркемнәре булдырырга;

урман янгыннары янаган барлык торак пунктларда да халыкны янгын чыгу мөмкинлеге булган зоналардан коткару буенча гамәли чаралар үткәрергә;

Татарстан Республикасындагы ирекле янгын сүндерү формированиеләренең әзерлеген арттыру һәм матди базасын ныгыту буенча чаралар күрергә.

Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм юкка чыгару һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссиясенең 25.02.2016 ел, №10-16р әмернамәсе белән 2016 елның янгын куркынычы янаган чорына республиканың әзерлеген тикшерү буенча ведомствоара комиссия составы расланды, ул бу елның 16-24 март көннәрендә республиканың 2016 елгы янгын куркынычы янаган чорга әзерлеген тикшерде, нәтиҗәдә субъектка “Янгын куркынычы янаган чорга “әзер” дигән бәя бирелде. Тикшерү актында бәян ителгән тәкъдимнәр буенча Җитешсезлекләрне юкка чыгару планы эшләнде һәм расланды (11 чара). Бүгенге көндә 7 кисәтү очрагы бетерелде, 4се – бетерү стадиясендә, алар буенча билгеләнгән вакытлар узмаган әле.

Нәтиҗә ясап, Татарстан Республикасы РСЧС көчләренең һәм чараларының янгын куркынычы янаган чорда мөмкин булган гадәттән тыш хәлләргә йогынты ясавы буенча әзерлеген “куелган мәсьәләләрне хәл итәргә әзер” буларак бәялим, – дип тәмамлады докладын Константин Чанышев.

Утырышны тәмамлап, Алексей Песошин районнарның башлыкларына коры үләнне һәм кырылган кырларны яндыруның тулысынча тыелган булуын искәртте.

– Урман массивлары янәшәсендәге чүп-чарны һәм авыл хуҗалыгы формированиеләренең җирләрендә кырылмый калган үләннәрне, бакчаларда һәм авылларда коры үлән яндырулар, аеруча җылы май көннәрендә, урман янгыннары барлыкка килүгә сәбәпче булып кына калмыйлар, ә тулаем алганда янгын сүндерү вәзгыятен катлауландыралар. Кырылган кырларны, яна торган үләннәрне һәм чүп-чарны юк итү өчен РСЧС кече территориаль көчләре һәм чаралары җәлеп ителә – бу бит янгыннан саклау бүлекчәләре генә түгел, ә полиция, урман һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре, башка министрлыклар һәм ведомстволарның көчләре һәм чаралары. Ягулык-майлау материаллары зур күләмдә сарыф ителә, янгынга каршы техника һәм җайланма ресурслары кими, янгын бүлекчәләре һәм формированиеләр куелган бурычлардан читкә китәргә мәҗбүр була, ә мин Сезнең исегезгә төшерәм, бу бурычларга торак пунктларны, икътисад объектларын һәм бездәге кабатланмас тарихи мәдәниятне саклау керә. Мисал өчен, 2015 елдагы янгын куркынычы янаган чорда янып киткән үләнне сүндерү өчен янгын сүндерү хезмәте бүлекчәләре тәүлегенә 64 мәртәбә чыктылар.  Әйтик, узган елның апрель ае уртасыннан башлап май ае азагына кадәр коры үләнгә ут кабуның 989 очрагы булды, бу исә барлык янып китү һәм янгын очракларының 55%ын тәшкил итте. Барлык дәрәҗәләрдәге муниципаль берәмлекләрнең җитәкчеләреннән халык тарафыннан янгын куркынычсызлыгы чаралары үтәлү мәсьәләләрендә Россия Федерациясенең һәм  Татарстан Республикасының закон һәм норматив-хокукый актлары таләпләрен үтәү буенча тулы чаралар күрүләрен һәм мөмкин булган урман янгыннарын сүндерүгә карата көчләрнең һәм чараларның әзерлеген тәэмин итүләрен сорыйм, – диде комиссия рәисе.

Әлеге темага кагылып, ТР ГТХМ башлыгы Рафис Хәбибуллин Россия ГТХМ Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең КС Үзәк идарәсенең тәүлегенә ике мәртәбә космостан фотолар алуы турында искәртте, алардан теләсә нинди термонокталар, шул исәптән кырларда янып китү урыннары да күренеп тора. “Исегездә тотыгыз, бездән берни дә яшереп калып булмаячак”, – диде ул. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International