2016 елның 18 гыйнварындагы № 9-осн боерыгы нигезендә түбәндәге урман торгызу эшләрен үткәрү планлаштырыла: 1596 гектарда урманнарны ясалма торгызу, 434,3 гектарда урманнарны табигый торгызу, 31 гектарда урманнарны катнаш торгызу, 17062,6 гектарда урман культураларын агротехник яктан карап тәрбияләү, 4988 гектарда урман культураларын тулыландыру, 1596,9 гектарда киләсе ел өчен урман культураларына туфрак әзерләү.
2016 елның 27 апреленә карата 893 гектарда (планның 56%ы) ясалма урман торгызу эшләре башкарылды, 943 гектарда (планның 43%ы) урман утыртмаларын яклау буенча эрозиягә каршы чаралар булдырылды, 774 гектарда (планның 16%ы) урман культуралары тулыландырылды, 2,6 гектарда (планның 12%ы) питомникларга чәчелде.
Болгар (20 га), Буа (12 га) һәм Саба урманчылыкларында (110 га) ясалма урман торгызу эшләре тулысынча тәмамланды, Аксубай, Әлки, Яшел Үзән, Кама, Мамадыш, Минзәлә, Нурлат, Чирмешән урманчылыкларында ясалма урман торгызу эшләре тәмамланып килә.
Республикада язгы урман культуралары эшләре календарь планы нигезендә башланып китте һәм оптималь агротехника вакытларында язгы урман культуралары чорында тәмамланачак.