“Урман хуҗалыклары” хезмәткәрләре тарафыннан юл буена утыртылган үсентеләр тасмасы “Казан” халыкара аэропортына илтә

2016 елның 6 мае, җомга

“Казан” халыкара аэропортына илтә торган Р-239 һәм Р-245 автоюллары янәшәсенә яклаучы урман утыртмалары утырту буенча Министрлык тарафыннан зур эш башкарылды. Бу эшләрнең башкаручылары булып Татарстан Республикасының “Лаеш урман хуҗалыгы”, “Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы”, “Кама урман хуҗалыгы”, “Идел буе урман хуҗалыгы”, “Шәһәре яны өйрәнү-тәҗрибә урман хуҗалыгы”, “Яшел Үзән тәҗрибә урман хуҗалыгы”, “Арча урман хуҗалыгы” дәүләт бюджет учреждениеләре катнашты. Утырту материаллары сыйфатында гади нарат, каен, тирәк-38 гибрид кебек токымнар файдаланылды. Барлыгы исә 1,8 гектар тирәсе җирдә 11665 данә үсенте утыртылды. Юл буена агач утырту эшләре урман утыртмалары өчен үсеп китәргә иң уңайлы чорларда, 2016 елның 29 апрелендә башланды һәм 5 маенда тәмамланды. Бүгенге көндә утыртылган агачларга күпләп су сибелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International