“Татарстанның чиста урманнары” акциясе һәм “Парклар маршы” акциясенең хезмәт этабы кысаларында “Ашыт” тыюлыгы хезмәткәрләре, Арча районының Яңа Кырлай урта мәктәбе укучылары 10 гектар мәйданда “Тукай-Кырлай урманы” табигый тыюлыгы территориясен чистарттылар. Үткәрелгән чаралар барышында 4,5 куб метрдан артык күләмдә хуҗалык-көнкүреш калдыклары җыеп алынды һәм каты көнкүреш калдыклары полигонына чыгарылды, шулай ук 1,5 куб метр күләмендә аунап яткан агачлар, коры-сарылар җыештырылды. Акциядә 25 кеше катнашты.