Узган атнада “Спас” ДТКТ территориясендә, Тенишевский утравы янәшәсендә Куйбышев сусаклагычы култыгында “Средневолжрыбвод” ФДБУ Татар филиалы ихтиологлары тарафыннан, “Спас” ДТКТ белгечләре һәм А.А. Андриянов бригадасы балыкчылары белән берлектә, 2 гектар мәйданда уылдыгын үсемлекләргә чәчүче (фитофиль) балык төрләре өчен ясалма уылдык чәчү урыннары ясалды. Язгы чорда ясалма уылдык чәчү урыннары кору – Куйбышев сусаклагычында балык запасларын арттыру буенча нәтиҗәле чараларның берсе. “Тасмалы тукыма” тибындагы уылдык чәчү урыннары ГосНИОРХның Саратов бүлеге белгечләре тарафыннан эшләнгән.