Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан урманнарда уңайлы санитар-экологик торыш тудыру максатларында, республиканың табигатьне саклау буенча “Татарстанның чиста урманнары” акциясе кысаларында өмә булып узды.
Әлеге акциядә республикада яшәүче 15 мең тирәсе кеше катнашты. Алар тарафыннан 1500 гектар мәйданда законсыз калдык урнаштыру җирләреннән 920,5 м3 каты көнкүреш калдыгы җыеп алынды һәм чыгарылды. Моннан тыш автомобиль юллары һәм федераль һәм төбәк әһәмиятендәге трассалар буйларыннан 590 м3 коры-сары һәм ауган агач җыеп алынды һәм чыгарылды. Акциягә дәүләт гражданлык хезмәткәрләре, барлык министрлыклар, ТР Прокуратурасы хезмәткәрләре, ведомстволар, хөкем органнары, укытучылар һәм студентлар теләктәшлек күрсәтте, шулай ук җирле халык актив катнашты. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, әлеге акциягә елдан-ел ирекле катнашырга теләүчеләр күбрәк кушыла.
Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгы “Татарстанның чиста урманнары” акциясендә катнашкан һәркемгә рәхмәтен белдерә.