Орлык әзерләү – урман торгызуда әһәмиятле этап. Урман хуҗалыкларының ни дәрәҗәдә орлык туплавына карап берничә елдан соң республиканың утырту материалы белән тәэмин ителеше дә хәл ителәчәк. Орлыкларның сыйфатына һәм орлыкларны әзерләү һәм урман питомникларында утырту материалларын үстерүгә карап, алга таба урман торгызу эшләренең дә сыйфаты билгеле булачак. Хәзерге вакытта Министрлык буйсынуындагы учреждениеләрдә – урман хуҗалыкларында – яфраклы токымнарның орлыкларын әзерләү буенча актив эш алып барыла: 26 июль көненә агачсыман акациянең 75,7 һәм сыгылмалы каенның 63 кг орлыгы әзерләнде. Болар белән беррәттән, ел башыннан бирле төп урман тәшкил итүче токымнарның орлыгы түбәндәгечә әзерләнде: орлыклар, җәмгысе – 833,9 кг, алардан ылыслы токым - 658,7 кг, шул исәптән, гади нарат - 453,8 кг, Европа чыршысы - 126,9 кг, Сембер карагачы - 78 кг һәм яфраклы токым - 175,2 кг. "Минзәлә урман хуҗалыгы", "Арча урман хуҗалыгы" дәүләт бюджет учреждениеләрендә иң күп орлык әзерләнде – тиешенчә, 221,5 һәм 111,3 кг.