Бүген урман һәр гражданның ярдәменә мохтаҗ. Урманнар безгә саф чишмә суын бирә, углеродны йота, ә безнең җиребезне кеше, үсемлекләр һәм төрле тере организмнарның тереклеге өчен яраклы итә. Экологик җаваплы компанияләр белән урманнарны саклый һәм аларны торгызуда булыша торган гражданнар күбрәк булган саен, планетадагы тормыш та шулкадәр яхшырак булачак. Җәмәгатьчелек игътибарын урман байлыкларын саклау һәм үрчетү проблемаларына җәлеп итү максатларында, 1 сентябрьдән башлап, гадәткә кергән “Яшә, урман!” Россиякүләм акциясе старт алачак. Урман утырту, урман территорияләрен чүп-чардан җыештыру чаралары үткәреләчәк, урман-орлык чималлары (имән чикләвекләре, чикләвекләр, ылыслы токым күркәләре) җыеп алыначак. Шулай ук, проект кысаларында агарту-мәгърифәтләү һәм күргәзмә чаралары да планлаштырыла. Акция октябрь азагына кадәр дәвам итәчәк. Илнең барлык территориясендә ел саен үткәрелә торган урман утырту акциясе 8 октябрьдә булыр дип планлаштырыла.