2016 елның 13 августында Татарстан Республикасының Кукмара районындагы Лубян авылында “Лубян урман-техника көллияте”нең 95 еллыгына һәм авылның 205 еллыгына багышланган тантаналы чаралар узачак. Лубян урман-техника көллиятен (урман хуҗалыгы техникумын) төрле елларда тәмамлаучылар белән очрашу өчен Татарстандагы һәм Идел буендагы барлык урманчылыклардан урман хуҗалыгы хезмәткәрләре җыелачак. Урман хуҗалыгы техникумы эшләгән 95 ел дәвамында белем бирү бинасы 9 меңнән артык белгечне чыгарган, алар Татарстанның урман хуҗалыгында, аның чикләрендә эшләгәннәр һәм эшләвен дәвам иттерәләр.
Лубян урман-техника көллиятенең тарихы 1921 елдан башлана, ул чорда урманчы-инспекторлар Борис Дмитриевич Жилкин белән Сергей Арсентьевич Николаев инициативасы буенча Биклән урман мәктәбе, 22 кешедән торган составта, Лубянга, алпавыт Лебедев утарына биредә урман техникумы булдыру өчен күченә. Белем бирү бинасы чын мәгънәсендә кадрлар чыгару буенча тимерче алачыгына әверелә.
Техникумдагы дәресләр хәтта Бөек Ватан сугышы елларында да туктатылмый. 1945 елда Лубян урман хуҗалыгы техникумы 126 урманчы чыгара. Алар арасында, Лубян урман техникумын тәмамлаучылар санында: Советлар Союзы Герое Н.С. Савин; РФ һәм РТ атказанган урманчысы, ТР Дәүләт премиясе лауреаты РТ Н.М. Миңнеханов; ТР урман хуҗалыгы министры, РФ һәм РТ атказанган урманчысы А.А. Нәзиров; министрның беренче урынбасары, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Х.Г.Мусин; урман корылышы һәм урман таксациясе өлкәсендә галим, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор В.В. Загреев; авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор, РАЕН академигы Ф.Х. Әһлиуллин; РФ һәм РТ атказанган урманчысы, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, КДАУ урманчылык кафедрасын җитәкләүче А.Х. Газизуллин, элеккеге ТР урман хуҗалыгы министрлары А.Г. Гаянов белән З.Н. Абдуллин, министр урынбасарлары Е.А. Гуськов, И.Н. Зарипов; Н.К. Зәйниев һәм башкалар.
Белешмә:
Көллияттә “Урман һәм урман-парк хуҗалыгы”, “Икътисад һәм бухгалтерлык исәбе”, “Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше” (абитуриентлар арасында зур ихтыяҗга ия) белгечлекләре буенча көндезге һәм читтән торып уку бүлекләре ачык, урман тармагындагы белгечләрнең квалификациясен арттыру курслары эшли.