Лубян авылында капиталь ремонттан соң мәктәп ачылды

2016 елның 15 августы, дүшәмбе

Лубян урман-техника көллияте оешуның 95 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Лубян авылында капиталь ремонттан соң 27 санлы мәктәп ачылды. Тантаналы чарада ТР урман хуҗалыгы министры А.Ә. Нәзиров, Кукмара муниципаль районы башлыгы С.Д. Димитриев, урман-техника көллияте директоры А.М. Данилов, мәктәп директоры И.Ш. Мөхәммәтшин, төзелеш оешмасы җитәкчесе В.М. Әхәтов, шулай ук мөгаллимнәр, укучылар һәм аларның ата-аналары катнашты.

Котлау сүзләрендә ТР урман хуҗалыгы министры ТР Президенты Р.Н. Миңнехановка белем бирү оешмаларына булган игътибары, укытучыларга һәм укучыларга теләктәшлек күрсәткәнлеге, мәгариф системасына тулаем алганда ярдәм итүе өчен рәхмәт сүзләрен ирештерде. Шулай ук мәктәптә ныклап хезмәт куйган төзүчеләргә дә рәхмәтен әйтте. Ул “белем йортының чәчәк атуын, укучыларның яхшы укуын, сәламәт булуларын, ә коллективның балаларны үстерү һәм тәрбияләү хакына алга таба да эшләвен” теләде.

ТР Кукмара муниципаль районының “Лубян гомумбелем бирү урта мәктәбе” МББУ мәктәп урманчылыгы коллективына А.Ә. Нәзиров ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының “мәктәп урманчылыклары эшчәнлеген оештыруда актив катнашканы, үсеп килүче буынны ТР урман байлыкларына сакчыл караш рухында тәрбияләүдә теләктәшлек күрсәткәне, урман тармагы һөнәрләренең абруен ныгытканы өчен” Рәхмәт хаты тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International