Соңгы елларда урманнарда янгыннарның саны арту күренеше аларның барлыкка килү сәбәпләрен тагын да тирәнтен өйрәнү зарурлыгы турында сөйли. Әйтик, Россия Федерациясенең урман фонды җирләрендә 2016 елда теркәлгән урман янгыннарның сәбәпләрен анализлаганда түбәндәге вәзгыять ачыкланды: урманнарда гражданнар тарафыннан янгын куркынычсызлыгы таләпләре бозылу аркасында барлыкка килгән урман янгыннары ел дәвамында, иң күбесе – язгы чорда теркәлә, җәйге чорда аларга яшен нәтиҗәсендә барлыкка килгән янгыннар кушыла. Яшен аркасында барлыкка килгән урман янгыннары, статистика буенча, апрельдә күп түгел – 0,6% дәрәҗәсендә күзәтелә, май аена таба үсеш ала – 5,4% һәм инде июньдә 39,4% тәшкил итә. Июльдә яшеннәр урман янгыннары барлыкка килүнең инде нигезенә әверелә – 62%, ә августның беренче декадасында – 52,6%.
Мондый бүленеш язгы чорда янгыннарга китерүче төп сәбәпләрнең халык тарафыннан урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре бозылуына бәйле булуы, беренче чиратта – коры үләнгә ут төртергә ярамау таләбен үтәмәве белән аңлатыла. Шушы сәбәп аркасында барлыкка килгән урман янгыннары март аенда – 86,9%, апрельдә – 85,8%, майда 80,9% тәшкил итте.
Шул исәптән “авыл хуҗалыгы янгыннары”, авыл җирлекләрендә һәм бакча кишәрлекләрендә май бәйрәмнәрендә коры үләнне һәм урман түшәмәсен, гражданнарның массакүләм ял итү урыннарында чүп-чар яндыру кебек сәбәпләрне аерып чыгарырга мөмкин.
Себернең һәм Ерак Көнчыгышның төньяк районнарында һава торышы җылынуга һәм урман түшәмәсе кибүгә карап, статистика буенча, яшен аркасында барлыкка килгән янгыннар күренә башлый. Аларның саны арту уртача тәүлеклек температураның артуы белән явым-төшемнәрнең күләме кимүгә тыгыз бәйләнгән, бу зур күләмле Аравия антициклоны гамәле белән аңлатыла, ул Себер территориясенә көньяктан кызган һава китерә.
Метеокүзәтүләрдән чыгып, 2016 елда Россия территориясендә яшеннәрнең саны сизелерлек артты дип әйтергә була, шул исәптән аларның күбесе эчке массакүләм характерына ия, бу очракта явым-төшем көтелми, яки ул зур булмаган күләмдә ява, кешеләр аны еш кына “коры” дип атый. Уртача алганда, яшенле көннәр саны буенча күп еллык уртача күрсәткечләрнең артуы 11% башлап 26% кадәр булган диапазонда тирбәлә.
Росгидромет экспертлары яшен активлыгының шушы рәвешле көчәюен климат үзгәрүгә һәм кояш активлыгының артуына, киң территорияләргә түшәлгән өслекләрнең антропоген трансформацияләүне процессларына бәйләп аңлата һәм ул алга таба тагын да көчәячәк дип фаразлыйлар – яшеннәр артканнан арта барачак. Шулай ук күзәтүчеләр урманнардагы янгыннарның артуына китерә торган эчке массакүләмле яшеннәрнең процентларда артуын да билгелиләр.
Вәзгыять шуның белән катлаулана ки, урманнарда яшен аркасында килеп чыккан янгыннарның зур өлеше Себер белән Ерак Көнчыгышның халык аз урнашкан һәм үтеп керү авыр булган районнарында барлыкка килә. Нәкъ менә шундый территорияләрдә зур күләмле янгыннар теркәлә дә инде – алар анда юл һәм халык булмаганга күрә күләмле дә.
Бу категориягә Ерак Көнчыгыш белән Себернең төньяк территорияләрен – Саха Республикасының (Якутия) зур өлешен, Хабаровск краеның төньяк өлешен, Амур өлкәсен, Магадан өлкәсен, Чукот автономияле округын, Иркутск өлкәсенең төньягын, бөтенләй диярлек Красноярск краен, Ямал-Ненец һәм Ханты-Манси автономияле округларын кертергә була.
Ямал-Ненец автономияле округы яшеннәр аркасында барлыкка килгән урман янгыннары буенча лидер булып тора, аларның өлеше бу төбәктә 99,4% тәшкил итә. Икенче урында – Чукот автономияле округы – 94,1%, өченче урында – Ханты-Манси АО (ЮГРА) – 87,5%. Дүртенче урында – Магадан өлкәсе – 67,1%.
Россия терриориясенең 58%ы, Россия урманнарының зур өлеше шушы төбәкләргә туры килә һәм шул ук вакытта халыкның нибары 8%ы, 10,7 миллион кеше яши монда. Бу төбәкләрнең ерак һәм үтеп керүе авыр булган районнарында күләмле урман янгыннарын сүндерү бәясе Россия бюджеты мөмкинлекләрен дистәләрчә мәртәбә артып китә.
Себер белән Ерак Көнчыгыш территорияләрендә халыкның аз яшәве таң калдыра – Ерак Көнчыгыш федераль округының 6,17 миллион квадрат километрына бездә барлыгы 6,19 миллион халык. Һәм бу халыкның зур өлеше – төбәкнең көньягында, Хабаровск һәм Приморск крайларында яши. Себер федераль округында да шул ук хәл күзәтелә – 5,14 миллион квадрат километрга 19,3 миллион кеше. Һәм бу халыкның төп өлеше – Транссебер янәшәсендә, төбәкнең көньяк өлешендә. Ә төньяккарак – чиксез-кырыйсыз тайга, таулар, сазлыклар, елгалар һәм юлсыз, аэродромсыз, торак пунктлары булмаган җирләр. Мондый районнарда янгын сүндерү бәясе безнең бюджет мөмкинлекләрен дистәләрчә мәртәбә узып китә, һәр литр суны без вертолет белән җиткерергә тиеш – шул рәвешле ул “алтын”га әверелә.
“Урал артында Россиянең Европа өлеше белән чагыштырганда бөтенләй башка вәзгыять – чөнки халык тыгызлыгы түбән, шулай булгач антропоген факторлар белән табигый факторларның бәрабәре төрле. Хәзерге вакытта Себернең бөтен җире яна торган төбәкләрендә урман янгыннарының 30-50%ын яшеннәр бирә. Шул ук вакытта шунысын да исәпкә алырга кирәк, әгәр дә янгынның сәбәпчесе кеше икән, ул вакытта мондый янгын юллар, торак пунктлар янәшәсендә – аларны күрүе һәм янәшәләренә барып җитүе мөмкин булган урыннарда барлыкка килә, аларны сүндерүе дә тиз. Яшен аркасында барлыкка килә торган янгыннар исә еш кына ерак һәм баруы авыр булган җирләрдә барлыкка килә – урман янгыннарын сүндерүче көчләр алар янына барып җиткәнче алар зур күләмле зыян салып өлегерергә мөмкин. Шуңа күрә яшен аркасында барлыкка килгән урман янгыннары нәтиҗәдә бик зур мәйданнарны биләп алалар һәм антропоген янгыннары белән чагыштырганда зуррак зыян салалар”, – дип аңлатма бирә Урман хуҗалыгының җитәкләүче хезмәткәрләренең һәм белгечләренең квалификациясен үстерү буенча Россиякүләм институтының урманнарны янгыннардан саклау кафедрасын җитәкләүче, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Николай Коршунов.
Төрле иҗтимагый экология оешмаларның вәкилләре РФ Хөкүмәтеннән даими рәвештә халык аз урнашкан төбәкләрдә, мондый эшләрнең бәясе һәм аларны башкаруның мәгънәсе турында уйлап тормыйча, барлык урман янгыннарын мәҗбүри сүндерү өчен чаралар күрелү турында таләп итәләр.
“Монда технологик мәсьәлә – без бу янгыннарны сүндерүгә сәләтлеме соң? Хәтта совет чорында да урман фондының кеше үтә алмаслык 30%ы бар иде. Анда зур мәйданнарда янгын сүндерү өчен бернинди акча җитмәячәк. Шуңа күрә хәзер Рослесхозның позициясе мондыйрак – без бу территорияләрдә янгыннарны күзәтәбез һәм барык тик искәрмәле очракларда гына, нәрсә белән булса да янаган очракта гына сүндерәбез. Бу вәзгыятьне хәтта бай совет чорында да үзгәртә алмадылар. Канада белән АКШта шундый ук тәҗрибә күзәтелә – аларда да берничә территория бар, ләкин технологик сәбәпләр аркасында алардагы барлык урман янгыннарын сүндерүе мөмкин түгел. Бу чын мәгънәсендә технологик һәм икътисади сәбәпләр”, – ди Николай Коршунов.
Россиянең Европа өлешенә кагылышла зур территориядә янгыннарга бәйле иң катлаулы чор августта көтелә. Төньяк-Көнбатыш, Идел буе, Үзәк һәм Көньяк федераль округларында дүртенче-бишенче класслы янгын куркынычлары көтелә. Август аенда катлаулы янгын вәзгыяте шулай ук илнең Азия территориясендә дә көтелә. Красноярск краенда, Томбов өлкәсендә, Саха Республикасында, Иркутск, Бурятия, Читин өлкәләрендә, Чукот АО территорияләрендә дә дүртенче һәм бишенче класслы янгын куркынычлары фаразлана. Вәзгыять июльнекеннән әллә ни аерымлы булмаячак.
“Сентябрьдә катлаулы янгын вәзгыяте Россия Федерациясенең аерым төбәкләрендә сакланачак. Әлбәттә, янгын куркынычы ягыннан караганда, сентябрь ае уңай чор, ләкин шуңа да карамастан, Европа территориясендәге катлаулы янгын вәзгыяте Идел буе ФО, Үзәк ФО көньяк өлешендә, Көньяк ФО көнчыгышында, Волгоград һәм Әстерхан өлкәләрендә, Калмыкъ Республикасында, Урал ФО көньяк өлешендә сакланачак. Россиянең Азия территориясендә сентябрь аенда Себер белән Ерак Көнчыгыш ФОларында, Хабаровск һәм Приморск крайлары территорияләрендә катлаулы янгын вәзгыяте тотрыклы торачак.
Августта-сентябрьдә шундый югары күрсәткечле янгыннар Себернең үзәк өлешендә тыюлы антициклонның барлыкка килүе һәм югары дәрәҗәдә кабатланып торуы белән бәйле, бу исә коры һәм эссе һава торышына китерә”, – дип сөйли Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәлекне мониторинглау буенча федераль хезмәт җитәкчесе вазифасын вакытлыча башкаручы Игорь Шумаков.
“Урманнарда янгыннар барлыкка килүнең төп сәбәбе булып антропоген фактор кала бирә – язгы янучанлык чорында гражданнарның гаебе белән урманнардагы янгыннарның 65,1%ы барлыкка килә. Җәйге чорда вәзгыять һава шартларына бәйле рәвештә катлаулана – яшеннәр янгыннарның 50%ында сәбәпче булдылар, ә калган 50%ы антропоген фактор аркасында барлыкка килделәр.
Янгынга каршы кисәтү чараларын үтәмәү яки вакытында үтәмәү, шулай ук янгын чыккан урыннарны үз вакытында күреп алмау, аларны сүндерү буенча чараларны үз вакытында күрмәү, янгын сүндерү көчләреннән нәтиҗәсез файдалану, аларның күләме турында мәгълүматны төгәл бирмәү урман янгыннарының мәйданнары күпләп артуга китерә һәм, нәтиҗәсе буларак, аларны сүндерү чыгымнарын арттыралар. Мисал өчен, быелгы кебек катлаулы урман янгыннары вәзгыятендә урман янгыннарын сүндерү буенча кешеләр һәм техникалар җитәрлек түгел. Субъектлардагы хакимиятләр төбәк дәрәҗәсендәге ГХ режимын оператив кертергә һәм янгын сүндерү көчләрен һәм чараларын җәлеп итәргә тиешләр”, – ди Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министры урынбасары – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик.