15 августтан алып 30 августка кадәр Авиация белем бирү үзәгендә “Авиаурмансагы” ФБУның янгын сүндерүче десантчыларын әзерлек эшләре алып барылачак. Барлыгы 31 курсант әзерлек узачак.
Белем бирү программасы “Урманнарны саклау һәм урман янгыннарын сүндерү”, “Урманда янгын сүндерү җайланмасы һәм механизмнары”, “Җирлектә топография һәм ориентлашу нигезләре”, “Радио элемтәсе”, “Урманнарны авиация саклавы, эзләү һәм авиация-коткару эшләре буенча гамәлләрне регламентлый торган документлар”, “Эзләү һәм авиация-коткару эшләре”, “Медицина әзерлеге”, “Махсус рухи-психологик әзерлек” кебек дисциплиналарны өйрәнүне, шулай ук физик әзерлек үтүне үз эченә ала.
Алга таба теория һәм физик әзерлек буенча имтиханнарны һәм зачетларны уңышлы тапшырган курсантлар манара-тренажердан һәм вертолеттан төшергеч җайланмасыннан файдаланып төшү буенча җир өсте һәм һава күнекмәләренә кертеләләр.
Белем бирү нәтиҗәләре буенча булачак янгын сүндерү десантчылары “Авиаурмансагы” ФБУ авиация белем бирү үзәгеннән Курслар үтү турында таныклык һәм Янгын сүндүрүче десантчы таныклыгын алачак.