Дәүләт биреме тематикасы буенча тикшеренү эшләре һәм Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы йөкләмәләрен үтәү кысаларында, августның беренче декадасында ВНИИЛМ Урманчылык һәм урман корылышы бүлеге хезмәткәрләре – Урманчылык һәм урманнар белән идарә итү лабораториясе җитәкчесе В.И. Желдак белән Урман корылышы һәм урман таксациясе лабораториясе җитәкчесе А.В. Жафяров Тула, Орлов, Белгород һәм Курск өлкәләрендә урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары белгечләре белән эшлекле очрашулар үткәрде.
Урман фәне һәм тәҗрибәсе вәкилләренең үзара хезмәттәшлек итүе һәр төбәктә, кагыйдә буларак, ике этапта барды: беренчедән, фикер алышу яки “түгәрәк өстәл” рәвешендә гамәлдә булган “Урманнарны тәрбияләү кагыйдәләре” турында, урманнарда санитария һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләрен исәпкә алып, калку торган, хәл ителергә тиешле мәсьәләләрне ачыклап сөйләшү; икенче этап – урманда, аерым кишәрлекләрдә турыдан-туры үзгәртелергә яки төзәтмәләр кертелергә тиешле кагыйдәләрнең нигезләмәләрен куллану нәтиҗәлелелеген өйрәнү эшләре.
Гамәлдә булган Урман кодексы буенча, урманнар аз үсә торган, тикшерүләр үткәрелгән районнардагы саклык урманнары “урманнарның тирәлек булдыручы, су саклагыч, яклагыч, санитария-гигиена, савыктыру һәм башка файдалы үзлекләрен саклау һәм, әгәр дә мондый файдалану саклык урманнарының максатчан билгеләнешенә һәм аның тарафыннан башкарыла торган файдалы үзлекләргә туры килсә, урманнардан бер үк вакытта файдалану шарты белән үзләштерелергә тиеш”. Башка сүзләр белән әйткәндә, әлеге урманнар оптималь рәвештә сәламәт, үзенең саклык үзлекләрен нәтиҗәле башкара торган, үзагачны тәрбияләү буенча кисүләрдә алынган үзагачтан бер үк вакытта файдаланыла торган торышта карап тотылырга тиеш.
Шул ук вакытта, үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча, институт хезмәткәрләре тарафыннан урманнарны карап тоту буенча гамәлдәге норматив-методик базаны камилләштерү зарурлыгын раслый торган йомгаклар ясалды.
Асылда, В. И. Желдак билгеләп үткәнчә, урман үсү шартларының үзенчәлекләренә, составына, урманның үзгәрә торган торышына бәйле рәвештә, шул исәптән, төрле патологияләр аркасында аларның зәгыйфьләнүенә, гидрология режимы үзгәрүгә һәм башка факторларның йогынтысына бәйле рәвештә, еш кына тагын да киңрәк диапазонда карап тоту кисүләрен, шул исәптән яңарту, утыртмаларның рәвешен үзгәртү һәм башка төр кисүләрне үткәрү зарурлыгы килеп туа, бу исә гамәлдәге “Урманнарны тәрбияләү кагыйдәләре” белән һәрчакта да тәэмин ителми. Аннан соң, кисүләрнең сайланма, эзлекле кебек классик төрләрен куллану белән берлектә, урман буыннарының алмашынуын регламентлау яшь чорына бәйле рәвештә билгеләнгән кисүләрне башкарганда еш кына кирәксез саналган агачларның сыйфаты тулысынча юкка чыгуга китерә һәм законнарда урманнардан файдалану белән берлектә каралган эшләрне тормышка ашырырга мөмкинлек бирми.
Шул ук вакытта урманнардан файдалану белән бергә (Урман кодексы буенча – “бер үк вакытта”) алып барылырга тиешле эшләрдә ихтыяҗның бик түбән булуына китергән төп сәбәп – ул да булса, тәрбияләү барышында алынган түбән сыйфатлы агачларны эшкәртү буенча предприятиеләрнең булмавы. Шул рәвешле, проблема комплекслы булып тора һәм аны хәл итү өчен төбәкләрдә, урманнарны тәрбияләү чараларын урманчылык ягыннан тәэмин итүне камилләштерү, шул исәптән, ВНИИЛМның Урманчылык һәм урман корылышы бүлегендә башкарыла торган НИР нигезендәге урманчылык методлары белән урман плантацияләре булдыру шарты белән, үзагачны тирәнтен эшкәртү сәнәгатен үстерүнең оештыру-икътисади чараларын эшләү һәм тормышка ашыру таләп ителә.