ТР Министрлар Кабинетының гражданнарның урманнарда булуына һәм аларга транспорт чараларын кертүгә карата чикләмә кертү турында әмернамәсе

2016 елның 17 августы, чәршәмбе

“Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау буенча идарәсе” федераль дәүләт буджет учреждениесе фаразларының күрсәткечләрен исәпкә алып, Татарстан Республикасы территориясендәге урманнарда IV һәм V класслы янгын чыгу  куркынычы билгеләнү сәбәпле, Россия Федерациясе Урман кодексының 53.5 статьясы, 1994 елның 21 декабрендәге “Халыкны һәм территорияләрне табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән яклау турында” № 68-ФЗ һәм 1994 елның 21 декабрендәге “Янгын куркынычсызлыгы турында” № 69-ФЗ Федераль законнар, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2007 елның 30 июнендәге “Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен раслау турында” № 417 карары, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының 2011 елның 3 ноябрендәге “Гражданнарның урманнарда булуын һәм аларга транспорт чаралары кертүне, урманнарда янгын куркынычсызлыгы яки санитар иминлек тәэмин итү максатларында урманнарда билгеле бер эш төрләре үткәрелүне чикләү тәртибен раслау турында” № 471 боерыгы нигезендә:

1. Татарстан Республикасының түбәндәге дәүләт казна учреждениеләрендә: “Әгерҗе урманчылыгы”, “Азнакай урманчылыгы”, “Аксубай урманчылыгы”, “Әлки урманчылыгы”, “Әлмәт урманчылыгы”, “Арча урманчылыгы”, “Баулы урманчылыгы”, “Биләр урманчылыгы”, “Болгар урманчылыгы”, “Бөгелмә урманчылыгы”, “Буа урманчылыгы”, “Алабуга урманчылыгы”, “Зәй урманчылыгы” , “Яшел Үзән урманчылыгы”, “Ары урманчылыгы”, “Кайбыч урманчылыгы”, “Кәләй урманчылыгы”, “Кама урманчылыгы”, “Кызыл Йолдыз урманчылыгы”, “Лаеш урманчылыгы”, “Лениногорск урманчылыгы”, “Лубян урманчылыгы”, “Мамадыш урманчылыгы”, “Минзәлә урманчылыгы”, “Түбән Кама урманчылыгы”, “Нурлат урманчылыгы”, “Идел буе урманчылыгы”, “Шәһәр яны урманчылыгы”, “Саба урманчылыгы”, “Тәтеш урманчылыгы”, “Чирмешән урманчылыгы” (барлык кварталлар һәм барлык кишәрлек урманчылыклары диләнкеләре) территорияләрендә;

махсус саклана торган “Түбән Чулман” милли паркы” белән “Идел-Чулман дәүләт табигый биосфера тыюлыгы” табигый территорияләрендә гражданнарның урманнарда булуын һәм аларга транспорт чаралары кертелүне чикләргә.

2. Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгына:

ведомствога буйсына торган учреждениеләрдә тәүлек дәвамында кизү торуны оештырырга һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләрен җәлеп итеп (килештерү буенча), урман массивларында патрульлекне көчәйтергә;

ял һәм бәйрәм көннәрендә урманнарга массакүләм килү урыннарында вакытлы постлар оештырырга;

урман массивларына керә торган урыннарда өстәмә шлагбаумнар урнаштырылуны тәэмин итәргә; янгын сүндерү көчләрен һәм чараларын әзерләргә, шул исәптән урман янгыннарын сүндерү өчен резерв чараларын әзер торышта тотарга.

3. Татарстан Республикасы Гражданлык оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр буенча министрлыгына янгын сүндерү буенча терәк пунктларының куелган бурычларны үтәү өчен әзерлеген, шулай ук аларның янгын сүндерү-техника кораллары һәм җайланмалары, янгын сүндерү матдәләре һәм ягулык-майлау материаллары белән нормаларның таләпләренә туры китереп, максималь күләмдә комплектлануын тәэмин итәргә.

4. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына ведомствога буйсына торган оешмаларда түбәндәгеләрне тәэмин итәргә:

бөртекле культура кырларын аларның урман һәм торф массивларына, дала полосасына, автомобиль һәм тимер юлларга тоташу урыннарында киңлеге кимендә 4 метр дәрәҗәсендә сукалау буенча эшләр башкарырга;

Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы биләмәләрендә коры үләнгә ут төртүне булдырмау буенча чаралар күрергә;

авыл хуҗалыгы территорияләрен чүп-чардан һәм коры-сарыдан чистартуны оештырырга;

янгын техникасын чыгарып, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең ирекле янгын сүндерү формированиеләренең тәүлек буенча кизү торуын оештырырга;

ясалма сулыкларга буалар, килә торган юллар кору, шулай ук янгын техникасы су алсын өчен суэтем манараларын җиһазлау һәм янгынга каршы су белән тәэмин итү буенча су чыганакларын ремонтлау буенча чаралар күрергә.

5. Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башлыкларына түбәндәгеләрне тәкъдим итәргә:

торак пунктларның, предприятиеләрнең һәм шәхси утар яны кишәрлекләре территорияләрендә чүп-чар һәм үлән ягуга юл куймаска;

торак пунктларны һәм икътисад объектларын ландшафт янгыннарыннан яклау өчен минераллаштырылган полосалар булдыру һәм аларны карап тоту, территорияне чүп-чардан һәм коры-сарыдан чистарту буенча эшләрне оештырырга;

муниципаль берәмлекләрдә янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлешен тәэмин итәргә;

янгыннарны сүндерү өчен су сибә торган һәм башкача яраклаштырылган техниканы әзерләргә;

торак пунктларны һәм объектларны янгынга каршы су белән тәэмин итү буенча өстәмә чаралар күрергә;

торак пунктларда, бакча-төзелеш кооперативларында һәм бакчачылык ширкәтләрендә төнге вакытта патрульлек итүне оештыруны тәэмин итәргә;

авыл торак пунктлары территорияләрендә кешеләргә янгын очрагы турында хәбәр итү өчен тавыш сигнализациясе чараларын урнаштыруны тәэмин итәргә;

халыкка янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү турында һәм гражданнарның урманнарда булуын һәм аларга транспорт чаралары кертелүне чикләүнең гамәлдәге шартларында аларны бозган өчен административ җаваплылык каралганлыгы турында хәбәр итүне оештыру өчен массакүләм мәгълүмат чараларыннан файдаланырга.

6. “Түбән Чулман” милли паркы”, “Идел-Чулман дәүләт табигый биосфера тыюлыгы” махсус сакланучы табигый территорияләрнең һәм Россия Федерациясе Оборона министрлыгының “Урман хуҗалыгы идарәсе” ФДАУ Мари филиалы җитәкчеләренә янгын сүндерү пунктларының әзерлеген тәэмин итүне, шулай ук аларның янгын сүндерү-техник кораллары һәм җайланмалары, янгын сүндерә торган матдәләр һәм ягулык-майлау материаллары белән билгеләнгән нормаларга туры китереп, максималь дәрәҗәдә комплектлануын тәэмин итүне киңәш итәргә.

  7. Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының төбәктәге диспетчерлык идарәсе пункты өчен, гражданнарның урманнарда булуын һәм аларга транспорт чаралары кертелүне чикләү чорында гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карап тикшерү максатында, түбәндәге элемтә телефоннарын билгеләргә: 8(843) 221-37-95 , 8-800-100-94-00.

8. Гражданнарның урманнарда булуына һәм аларга транспорт чаралары кертелүгә чикләмә әлеге әмернамә көченә кергән көннән башлап 21 календарь көненә кертелә.

9.  Әлеге әмернамә үтәлешен тикшереп тору буенча Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгын җаваплы итеп билгеләргә.

10. Әлеге әмернамә рәсми басылып чыккан көненнән башлап үз көченә керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International