2016 елның 16 августында Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында федераль округлар буенча урман хуҗалыгы департаментлары җитәкчеләре белән видеоконференция рәвешендә агымдагы елның 8 аенда урман янгыннарына карата алып барылган эшкә йомгак ясауга багышланган киңәшмә узды.
Россия Федерациясендә янгын куркынычы янаган чорның баруы, шул исәптән Россия Федерациясе субъектларында урман янгыннарына бәйле вәзгыять турындагы мәгълүмат һәм урманнарны янгынга каршы кору чараларының үтәлеше һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгы буенча бүтән кисәтү чаралары төп фикер алышу мәсьәләләре булды.
Хәзерге вакытта ГХ режимы Ямал-Ненец автономияле округының 1 муниципаль районында гамәлдә, Россия Федерациясенең 45 субъектында махсус янгынга каршы режим кертелде, Россия Федерациясенең 12 субъектында урманнарда гражданнарның булуына һәм аларга транспорт чараларын кертүгә карата чикләмә кертелде.
2016 елда янгын куркынычы янаган чор башланганчыга кадәр киләчәк чорга урманнарны төрле дәрәҗәле янгыннардан саклау системасы өчен көчләрне һәм чараларны оештыру һәм техник яктан әзерләү эшләре башкарылды.
Шул исәптән Россия Федерациясенең барлык субъектларында янгынга каршы чараларның һәм янгын куркынычы янаган чорга әзерлек эшләренең планлы күләмнәре билгеләнде. Урманнарны янгынга каршы кору кысаларында янгынга каршы 9,9 мең километр юл булдыру һәм ремонтлау, 188,2 мең км урман ызаны, янгынга каршы чокыр һәм минераллаштырылган полоса кору, 638,1 мең км минераллаштырылган полосаларны һәм чокырларны ремонтлау һәм яңарту планлаштырылган.
2016 елның 10 августына булган мәгълүматларга караганда, урман фондын янгынга каршы кору буенча чараларның үтәлеше 60% артык дәрәҗәдә тәшкил итә.
Урманнарны янгыннардан саклау өчен билгеләнгән урман юлларын төзү эшләре Россия Федерациясе субъектларында тиешле 3 874,1 км саныннан 2 442,4 км күләмендә башкарылган, бу еллык планның 63,0%ын тәшкил итә.
Урманнарны янгыннардан саклау өчен билгеләнгән урман юлларын үзгәртеп кору тиешле 6 116,0 км саныннан 5401,5 км күләмендә башкарылган, бу еллык планның 88,3%ын тәшкил итә.
Урманнарны янгыннардан саклау өчен билгеләнгән урман юлларыннан файдалану тиешле 8 689,4 км саныннан 12 438,9 км күләмендә башкарылган, бу еллык планның 143,2% ын тәшкил итә.
Урман ызаннары, янгынга каршы чокырлар салу, янгынга каршы минераллаштырылган полосалар кору – тиешле 188 248,4 км саныннан 144 581,9 км күләмендә башкарылган, бу еллык планның 76,8%ын тәшкил итә.
Урман ызаннарын чистарту (урманга каршы киртәләрне карап тоту), янгынга каршы полосаларны чистарту һәм аларны яңарту эшләре тиешле 638 111,1 км саныннан 383 410,7 км өлешендә башкарылган, бу еллык планның 60,1%ын тәшкил итә.
Кисәтү буенча яндырулар тиешле 756 917,2 га саныннан 449 782,5 га мәйданда башкарылган, бу еллык планның 59,4%ын тәшкил итә.
Тулаем алганда, янгынга каршы чараларның үтәлеше расланган планнарга туры китереп башкарыла һәм федераль үзәктә ризасызлыклар тудырмый.
“Беренче яртыеллыкта янгынга каршы корылышның барлык планын үтәргә тырышу – максатка ярашлы түгел, мисал өчен, янгынга каршы минераллаштырылган полосалар – язгы һәм көзге чорларда ялкынның башка категория җирләреннән урманга таралуына каршы тора торган иң нәтиҗәле чараларның берсе, чистарту эшләрен җәй башында башкарган очракта, көзгә таба алар үлән белән тула һәм үз вазифасын үтәми башлый. Барлык бурычларны да үз вакытында башкарырга кирәк, алар планлаштырылган нәтиҗәне тәэмин итәрлек булсын”, – дип аңлата Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының Урманнарны саклау һәм яклау идарәсе башлыгы Виталий Акбердин.
Киңәшмә барышында шулай ук урман-янгын берләшмәләренең эш нәтиҗәсе, бигрәк тә – федераль һәм төбәк буйсынуындагы парашют-десант янгын хезмәтләренең гамәлләре турында сөйләштеләр. Нәкъ менә парашют-десант янгын хезмәтләре даими рәвештә урман янгыннары белән көрәштә иң яхшы нәтиҗәләрне, югары күнекмәләрне, оперативлылыкны һәм мобильлек күрсәтә.
Агымдагы янгын куркынычы янаган чорда булган катлаулы проблемаларның берсе квалификацияле кадрлар кытлыгына бәйле, ә иң беренче нәүбәттә – РФ субъектларында парашют-десант янгын хезмәтләре белгечләре җитми. Урман янгыннарының ерактагы һәм авыр үтеп керә торган территорияләрендәге зур күләмнәре беренче чиратта нәкъ менә автоном режимда эшләргә сәләтле булган парашют-десант янгын төркемнәреннән файдалануны таләп итә. Ләкин РФ субъектларының ПДЯХ хезмәтләрен финанслауга, туплауга һәм тәэмин итүгә кагыла торган күпсанлы проблемалар кадрлар составын киметүгә, тагын да квалификацияле һәм грамоталы белгечләрнең башка тармакларга күчүенә китерә.
“Урман хуҗалыгындагы хезмәткәрләрнең санын саклау һәм, иң беренче чиратта, – иң югары квалификацияле урман янгыннарын сүндерүчеләр буларак, төбәкләрдәге һәм “Авиаурмансагы” ФБУ парашют-десант янгын хезмәтләренең хезмәткәрләрен саклау бүгенге көндә әһәмиятле бурыч булып тора. Состав санын саклау өчен кешеләргә нормаль эш шартлары тудырырга – тиешле хезмәт хакы, сыйфатлы һәм нәтиҗәле коралларны тиешле күләмдә һәм ял итү өчен нормаль шартлар белән тәэмин итәргә кирәк”, – ди Виталий Акбердин.