Рослесхозның оператив штабы ИФО белән УФО урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә башкарма хакимият органнарына һәм Урман хуҗалыгы департаментларына урманнарга чиктәш территорияләрдә янгын чыгу вәзгыятен махсус контрольгә алырга кушты

2016 елның 18 августы, пәнҗешәмбе

 

18 август көненә булган вәзгыять буенча Рослесхоз тарафыннан Киров, Нижегородск, Оренбург, Пенза, Самара, Саратов, Свердлау, Чиләбе өлкәләрендә, Пермь краенда, Татарстан, Башкортостан, Удмуртия Республикаларында, Ханты-Манси автономияле округында һәм Ямал-Ненец автономияле округында термонокталар теркәлде.

Төбәкләрдәге урман хуҗалыгы диспетчерлык хезмәтләре мәгълүматларына караганда, ялкын барлыкка килгән урыннарның күбесе авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә коры үләнгә ут төртүдән гыйбарәт (мисал өчен, Төмән, Саратов, Самара өлкәләрендә һәм Башкортостан Республикасында), шулай ук башка категориягә караган җирләрдә дә ут чыккан. Әлеге янып китү очраклары ялкынның урманга күчүенә бәрабәр булган потенциаль куркыныч белән яныйлар һәм урманнарда яңа янгын очраклары барлыкка китерергә мөмкиннәр.

Шуңа бәйле рәвештә, Рослесхозның оператив штабы Идел һәм Урал буенча федераль округларының урман мөнәсәбәтләре өлкәсендәге башкарма хакимият органнарына һәм аталган округларның Урман хуҗалыгы департаментларына, урман янгыннарына юл куймау максатларында, урманга чиктәш территорияләрдә янгын вәзгыятен махсус контрольгә алырга кушты.

Агымдагы тәүлек башына булган вәзгыять буенча Идел буе федераль округы территориясендә 293 гектар мәйданда 13 урман янгыны бар иде, шул исәптән:

  • 6 янгын 51 гектар мәйданда, урман фонды җирләрендә (Пермь крае);
  • 3 янгын 29 гектар мәйданда, урман фонды җирләрендә (Башкортостан Республикасы);
  • 1 янгын мәйданы 1 гектардан ким булган мәйданда, урман фонды җирләрендә (Мари Иле Республикасы);
  • 1 янгын мәйданы 1 гектардан ким булган мәйданда, урман фонды җирләрендә (Удмуртия Республикасы);
  • 1 янгын 195 гектар мәйданда, оборона һәм иминлек җирләрендә (Оренбург өлкәсе – Тоцк хәрби урманчылыгы);
  • 1 янгын 16 гектар мәйданда, махсус сакланучы табигый территория җирләрендә (Башкортостан Республикасы – “Шульган-Таш” ДТ).

Урал федераль округы территориясендә 1023 гектар мәйданда 28 урман янгыны бар иде:

  • 10 янгын 339 гектарда, урман фонды җирләрендә (Ямал-Ненец АО);
  • янгын 93 гектарда, урман фонды җирләрендә (Свердлау өлкәсе);
  • 3 янгын 16 гектарда, урман фонды җирләрендә (Ханты-Манси АО);
  • 1 янгын 500 гектарда, махсус сакланучы табигый территория җирләрендә (Ямал-Ненец АО – “Верхне-Тазовский” ДТ);
  • янгын 70 гектарда, башка категория җирләрендә (Ямал-Ненец АО –  Пангоды штп);
  • 3 янгын 5 гектарда, башка категория җирләрендә (Свердлау өлкәсе – Чусовское Озеро п.).

ГХ режимы Ямал-Ненец АОның 1 муниципаль районында гамәлдә.

Урман янгыннарына бәйле вәзгыятьне тотрыклы итүдә ярдәм күрсәтү максатларында Ямал-Ненец автономияле округында Юграның “База авиационной и наземной охраны лесов” ПДПС БУ ХМАО оешмасының 87 авиаянгын хезмәте һәм “Тюменская база авиационной и наземной охраны лесов” ПДПС ГБУ ТО оешмасының 41 авиаянгын хезмәте эшли.

Киров, Нижегородск, Оренбург, Самара, Курган, Төмән өлкәләрендә, Пермь краенда, Башкортостан, Мари Иле, Мордовия, Удмуртия һәм Чуашия Республикаларында, Ямал-Ненец автономияле округында, Свердлау өлкәсенең 12 муниципаль районында, Ханты-Манси автономияле округының 2 муниципаль районында, Чиләбе өлкәсенең 5 муниципаль районында тулысынча махсус янгынга каршы режим гамәлдә.

Бүгенге көндә Идел буе федераль округының көньяк, үзәк һәм көнчыгыш төбәкләрендә, Урал федераль округының көньяк һәм көньяк-көнбатыш өлешләрендә урманнарда, һава торышына карап, югары, урыны-урыны белән гадәттән тыш янгын куркынычы билгеләнә. Урыны-урыны белән һава температурасы 30°С җитә. Округларның калган территориясендә – аз һәм уртача янгын куркынычы күзәтелә.

Пермь краеның үзәк һәм көнчыгыш өлешләрендә; Башкортостан Республикасының үзәк, төньяк һәм көньяк өлешләрендә; Ульян өлкәсенең көнчыгыш һәм көньяк өлешләрендә; Татарстан Республикасының төньяк-көнчыгыш һәм көньяк өлешләрендә; Оренбург, Саратов һәм Самара өлкәләренең зур өлешендә; Удмуртия Республикасының көньяк һәм көнбатыш өлешләрендә; Пенза өлкәсенең көньяк-көнчыгыш өлешләрендә; Киров өлкәсенең төньяк, үзәк һәм көньяк өлешләрендә алдагы көннәрдә югары һәм гадәттән тыш янгын куркынычы фаразлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International