Бүген Татарстанның Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы иҗтимагый совет утырышы булачак. Утырышта урман фәне вәкилләре, ТР Урман хуҗалыгы аппараты белгечләре катнашачак.
Экспертлар урманнарның санитар торышына кагылышлы мәсьәләләр, урманнарны корткычлардан һәм авырулардан яклау чаралары хакында сөйләшәчәкләр. Шулай ук урман хуҗалыгында җитештерү тармагы өчен урта звено идарәлек кадрларын әзерләү барышы турында хәбәр тыңлаячаклар.