2016-2019 елларга Россиянең урман хуҗалыгы буенча тармак килешүе Хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль хезмәт тарафыннан теркәлде

2016 елның 19 августы, җомга

2016 елның 12 августында Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы белән Россия Федерациясенең Урман тармакларында эшләүчеләр профсоюзы арасында 2016 елның 27 июнендә төзелгән 2016-2019 елларга Россиянең урман хуҗалыгы буенча тармак килешүе Хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль хезмәт тарафыннан теркәлде.
Урман хуҗалыгы белән Рослесхоз хезмәткәрләренең ведомствога буйсына торган учреждениеләр белән үзара мөнәсәбәтен билгели торган документка Россия Федерациясе табигый ресурслар һәм экология министры урынбасары – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик белән Россия Федерациясенең Урман тармакларында эшләүчеләрнең һөнәри берлеге рәисе Денис Журавлев имза салды.
Әлеге тармак килешүе эш бирүче тарафындагы ведомство буйсынуында булган һәм (яки) эш бирүче тарафыннан финанслана торган урман тармагы оешмаларында һәм бүтән хуҗалык субъектларында эшләүчеләр өчен гамәлдә.
Әлеге Килешү тармак учреждениеләрендә коллектив шартнамәләрен төзү өчен нигез булып хезмәт итәчәк. Үзенчәлегенә бәйле рәвештә Килешү гомуми шартларны билгели торган акт булып санала, шушы шартлардан чыгып, җирлекләрдә җирле үзенчәлекләрне исәпкә алып, коллектив шартнамәләре эшләнәчәк.
«Хәзерге вакытта урман хуҗалыгындагы уртача хезмәт хакы, хәтта алга киткән учреждениеләрдә һәм предприятиеләрдә дә башка тармаклар белән чагыштырмача түбән кала бирә һәм бу вәзгыятьне үзгәртергә, социаль гарантияләр системасын төзергә кирәк. Күптән түгел без бу юнәлештә алга киттек һәм хезмәт бүлеп бирүләр тематикасын законнарга кертүгә ирештек – хәзер бу тема законнар белән беркетелде, бу исә урман хуҗалыгында эшләүчеләргә урман фонды җирләрендә торак төзү өчен кишәрлекләр бирү мөмкинлеген тудыра. Яшьләрне тармакка җәлеп итү өчен мөмкин булганның барысын да булдырырга
кирәк», – ди Иван Валентик.
2016-2019 елларга Россиянең урман хуҗалыгы буенча тармак килешүе социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен, хезмәт өчен түләү шартларын, гарантияләрне, урман хуҗалыгында эшләүчеләргә компенсацияләр һәм ташламалар бирүне җайга салуның гомуми принципларын билгеләү максатында төзелде.
Килешү нигезенә Россия Федерациясе Конституциясе, федераль конституция законнары, федераль законнар һәм Россия Федерациясенең башка хокукый-норматив актлары, Россиякүләм профсоюзлар берләшмәләре, Россиякүләм эш бирүчеләр берләшмәләре белән Россия Федерациясе Хөкүмәте арасында төзелгән Генераль килешү салынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International