Фаразланган куркынычларны юкка чыгару өчен янгынга каршы чаралар оештыру хакында

2016 елның 19 августы, җомга

Россия Федерациясенең Татарстан Республикасындагы урман фонды территориясендә 2016 елның 19 август көненә IV һәм Vкласслы (югары һәм гадәттән тыш) янгын куркынычлары күзәтелә. Урманнарда янгыннар теркәлмәде. "Урман-янгын үзәге" ДБУ диспетчерлык идарәсенең төбәк пункты мәгълүматларына караганда, Татарстан Республикасының 28 муниципаль районы территориясендә 123 термонокта теркәлде. Барлыкка килүенә карап, көн саен, термонокталарны ведомствога буйсынучы учреждениеләрнең янгын сүндерү белгечләре тикшереп торалар һәм янып китү очракларын юкка чыгару буенча оператив чаралар күрәләр. Урман фонды территориясенә ялкын күчү куркынычы бетерелә. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Гражданнарның урманнарда булуын һәм аларга транспорт чаралары кертелүне чикләү турындагы 13.08.2016 №1724-р әмернамәсе кабул ителде. Ведомствога буйсынучы учреждениеләрдә өстәмә чаралар күрелсен өчен Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 17.08.2016 №17-5153 хат җибәрелде, анда түбәндәгеләр күрсәтелә:
эчке эшләр бүлеге белән берлектә урманнарга массакүләм килә торган урыннарда вакытлы постлар оештырырга;
урманнарны җир өстендә патрульләү ешлыгын арттырырга;
өстәмә шлагбаумнар урнаштырырга;
янгын сүндерү көчләрен һәм чараларын әзерләргә, шул исәптән резервта булганнарын урман янгыннарын сүндерү өчен әзер торышта тотарга

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International