Урман хуҗалыгының төбәктәге диспетчерлык хезмәтләреннән алынган мәгълүматларга караганда, узган ял көннәрендә (2016 елның 20 һәм 21 августында) урман янгыннарын сүндерүче хезмәтләр һәм җәлеп ителгән затлар ярдәмендә Россия территориясендә гомуми мәйданы 32,5 мең гектардан артык булган 116 урман янгыны юкка чыгарылды, гомуми мәйданы 2,3 мең гектар булган 71 урман янгыны җәелдерелмәде.
Агымдагы ел башыннан бирле 22 августка кадәр Россиядә барлыгы 9,3 мең урман янгыны сүндерелде. Янгыннарның төп сәбәпчесе – кеше. Шул ук вакытта Себер, Ерак Көнчыгыш, Урал, Төньяк-Көнбатыш һәм Идел буе федераль округларының кайбер төбәкләрендә югары яшен активлыгы күзәтелә, нәтиҗәдә урман янгыннары барлыкка килә. Быел яшеннәр аркасында урманнарда инде 2,5 мең янгын барлыкка килде.
22 август көненә Россия Федерациясе территориясендә гомуми мәйданы 2 361 гектар булган 91 урман янгынын сүндерү эшләре алып барыла, шул исәптән:
- 14 янгын урман фонды җирләрендә, 1 429 га мәйданда (Томск өлкәсе);
- 31 янгын урман фонды җирләрендә, 310 га мәйданда (Свердлау өлкәсе);
- 3 янгын урман фонды җирләрендә, 215 га мәйданда (Бурятия Республикасы);
- 7 янгын урман фонды җирләрендә, 113 га мәйданда (Ханты-Манси автономияле округы);
- 8 янгын урман фонды җирләрендә, 102 га мәйданда (Пермь крае);
- 2 янгын урман фонды җирләрендә, 62 га мәйданда (Киров өлкәсе);
- 1 янгын урман фонды җирләрендә, 35 га мәйданда (Камчатка крае);
- 9 янгын урман фонды җирләрендә, 19 га мәйданда (Ямал-Ненец автономияле округы);
- 3 янгын урман фонды җирләрендә, 5 га мәйданда (Коми Республикасы);
- 2 янгын урман фонды җирләрендә, 3 га мәйданда (Төмән өлкәсе);
- 2 янгын урман фонды җирләрендә, 2 га мәйданда (Красноярск крае);
- 1 янгын урман фонды җирләрендә, мәйданы 1 га азрак (Башкортостан Республикасы);
- 2 янгын махсус сакланучы территорияләрдә, 4 га мәйданда (Башкортостан Республикасы – Башкорт ДТТ, Шульган-Таш ДТ);
- 1 янгын башка категория җирендә, 35 га мәйданда (Пермь крае –Чусов урманчылыгы);
- 2 янгын башка категория җирендә, 15 га мәйданда (Свердлау өлкәсе: Сысертск һәм Дегтярск шәһәр округлары);
- 1 янгын башка категория җирендә, 10 га мәйданда (Ямал-Ненец автономияле округы – Надымск районы);
- 2 янгын торак пунктлар җирләрендә, 2 га мәйданда (Свердлау өлкәсе – Югары Исетск урманчылыгы).
Бүгенге көндә Россия Федерациясенең 4 субъектында ГХ гамәлдә, ә атап әйткәндә Томск өлкәсе территориясендә, Пермь краеның 1 районында, Свердлау өлкәсенең 1 районында, Ямал-Ненец автономияле округының 1 районында.
Махсус янгынга каршы режим - Россия Федерациясенең 41 субъектында: Белгород, Воронеж, Иваново, Липецк, Мәскәү, Рязань, Тамбов, Тверь, Архангельск, Вологодск, Әстерхан, Волгоград, Ростов, Киров, Нижегородск, Оренбург, Самара, Курган, Төмән, Иркутск, Томск өлкәләренең, Пермь краеның, Карелия, Коми, Калмыкия, Башкортостан, Мордовия, Удмуртия һәм Чуашия Республикаларының барлык территориясендә, Ямал-Ненец автономияле округында, Калуга өлкәсенең 18 районында, Смоленск өлкәсенең 12 районында, Краснодар краеның 9 районында, Адыгей Республикасының 1 районында, Ставрополь краеның 5 районында, Свердлау өлкәсенең 13 районында, Ханты-Манси автономияле округының 2 районында, Чиләбе өлкәсенең 8 районында, Забайкальск краеның 9 районында, Красноярск краеның 43 районында, Бурятия Республикасының 6 районында.