Быелның язында Мәскәү өлкәсенең Загорянск бистәсендәге бер бакча кишәрлегендә ачыкланган ул. Каенның кәүсәсе көтелмәгәндә тыгыз пәрәвез тукымасы белән каплана. Кишәрлек хуҗалары бу хәлне күреп, каенның язмышы өчен борчыла башлый һәм август башында алар ВНИИЛМга мондый куе пәрәвезнең сәбәбен ачыклауда ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать итәләр.
Каенны тикшерү өчен ВНИИЛМның Урманны яклауда өстенлекле биотехнологияләр үзәгенең фәнни хезмәткәре, Урманны инвазив һәм карантин организмнарыннан яклау лабораториясе җитәкчесе Ю.И. Гниненко килә. Тикшерү нәтиҗәсендә ул түбәндәге бәяләмәгә килә: “Пәрәвезнең сәбәпчесе Argyresthia goedartella дигән пәрәвез көясенең эшчәнлегеннән гыйбарәт. Гадәттә бу бөҗәк бик сирәк очрый, ләкин 2016 елда көя кисәк кенә үрчеп киткән. Шуңа күрә быелгы җәйдә пәрәвезгә төренгән каеннар Мәскәү өлкәсенең күп районнарында, шулай ук Ивановода, Владимирда һәм башка өлкәләрдә очрый”.
Каенның пәрәвез көясе кортлары иртәнге язда, әле агачлар уяна башлаган чорда каен белән зирек алкалары эчендә тукланалар һәм үсәләр. Апрельдә тукланыр нәрсәләр бетә һәм алар, пәрәвездән үз юлларын үреп, кәүсәләргә күченәләр, анда юан кайры ярыкларында урнашалар. Кортлар күбәйгәч агачның кәүсәсе калын пәрәвез япмасы белән каплана. Ю.И. Гниненко сүзләренә караганда, мондый пәрәвез үзе агач өчен әллә ни зур куркыныч белән янамый. Шулай ук кортларның алкаларга китергән зыяны да ул хәтле куркыныч түгел. Югыйсә мондый алкалар һәлак була һәм орлык бирми, агач өчен бу яхшы хәл түгел. Кортлар яфракка яки кәүсәгә зыян сала алмыйлар. Шул рәвешле, каенның пәрәвез көясе визуаль зыян сала, үсемлекнең тышкы кыяфәтен зарарлый, шул ук вакытта агачның үзенә сизелерлек зыян салмый.
ТР урман фонды территориясендә мондый корткыч төре ачыкланмады. Татарстан өчен утыртмаларның парсыз ефәк күбәләге, имәннең яшел һәм дүләнә яфрактөргече белән зарарлануы гадәти күренеш. ТР урман хуҗалыгы белгечләре тарафыннан шушы төр корткычларны үз вакытында ачыклауга, локальләштерүгә һәм юкка чыгаруга багышланган чаралар эшләнә.