Конкурс үткәрү турында нигезләмә нигезендә 2016 елның 16 августында конкурсның федераль этабында катнашу гаризалары белән конверт ачылды.
Оештыру комитеты адресына 30 гариза керде. Конкурсның федераль этабындагы конкурс документларын карап тикшерү буенча эш төркеме әгъзалары тарафыннан тапшырылган документларның тупланмасы, шулай ук аларның дөрес рәсмиләштерелеше тикшерелде. Эш төркеменең утырыш йомгаклары буенча конкурсның федераль этабында катнашу өчен 30 кешегә рөхсәт бирелде, аларның 28е Россия Федерациясе субъектларының урманнарны янгыннардан саклау буенча махсуслаштырылган учреждениеләре вәкилләре, Россия Федерациясе Оборона министрлыгының “Урман хуҗалыгы идарәсе” ФДАУ вәкиле, шулай ук “Авиаурмансагы” ФБУ парашют-десант янгын сүндерү хезмәте вәкиле.
“Урманда иң оста янгын сүндерүче – 2016” Россиякүләм һөнәри осталык конкурсына кертелгән конкурсантларның исемлеге:
Конкурсның оештыру комитеты урманда янгын сүндерүчеләргә теоретик һәм гамәли сынауларны үткәндә уңышлар, хезмәттәшләре белән тәҗрибә уртаклашканда яңа белемнәр, шулай ук күңел көрлеге һәм шәп кәеф тели!