Лубян урман-техника көллияте укучылар туплавын дәвам итә

2016 елның 24 августы, чәршәмбе

“Лубян урман-техника көллияте” ДБҺБУ учреждениесендә “Урман һәм урман-парк хуҗалыгы”, “Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше”, “Икътисад һәм бухгалтерлык исәбе (тармаклар буенча)” белгечлекләре буенча көндезге һәм читтән торып уку бүлекләре, шулай ук урман тармагында эшләүчеләрнең квалификациясен күтәрү курслары эшли. Көллияттә белем алу өчен бөтен шартлар да тудырылган: махсуслаштырылган кабинетлар, лабораторияләр, китапханә, спорт залы, компьютер класслары, фәнни-тикшеренү, белем бирү эшчәнлеге өчен урман кишәрлеге, аның мәйданы – 12 955 га. Чит шәһәрләрдән килүче студентларга тулай торак бирелә. Лекцияләрдән, семинарлардан, гамәли дәресләрдән тыш, укучылар төрле конкурсларда, концертларда, спорт ярышларында, шул исәптән район, республика һәм россиякүләм дәрәҗәләрендәге чараларда катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International