ТР урман хуҗалыгы министры А.Ә. Нәзиров Йошкар-Олада узачак киңәшмәдә катнашачак

2016 елның 24 августы, чәршәмбе

Иртәгә Мари Иле Республикасы башкаласында “Идел буе федераль округы территориясендә урман торгызу һәм урман үрчетү мәсьәләләре” темасына киңәшмә булачак, анда Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы министры А.Ә. Нәзиров катнашачак. Форумда белгечләр урман тармагының актуаль мәсьәләләре хакында сөйләшәчәк, урманнарны яңадан җитештерү буенча тәҗрибә уртаклашачак. Утырыш барышында Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы, Идел буе дәүләт технология университеты вәкилләре, шулай ук РФ субъектларының башкарма хакимияте органнарының урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә вәкаләт бирелгән хезмәткәрләре чыгыш ясаячак. Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы А.Н. Орнатский 2016 елның беренче яртыеллыгы буенча урман торгызу эшләренә йомгак ясаячак һәм икенче яртыеллыкка булган бурычлар турында сөйләячәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International