Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турында кодексы нигезендә 8.32 статья (урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу) буенча ел башыннан бирле 30 (вазифаи, юридик һәм физик) зат җәлеп ителде. Штрафларның гомуми суммасы 552 мең сум тәшкил итте. Гражданнарның урманнарда булуына һәм аларга транспорт чаралары кертелүгә карата чикләмә кертелү сәбәпле республика территориясендә урман янгыннарына бәйле вәзгыятьнең начарлануына юл куймас өчен юнәлдерелгән өстәмә чаралар башкарыла. Төп игътибар гражданнарның массакүләм ял итү урыннары булган, торак пунктларга һәм икътисад объектларына, ылыслы яшь агачларга турыдан-туры якын җирдәге урман кишәрлекләренә бирелә. Эчке эшләр органнары белән берлектә урманнарга массакүләм килә торган урыннарда вакытлы постлар урнаштырылды. Урман биләмәләренә керә торган урыннарда өстәмә шлагбаумнар урнаштырылды, янгын сүндерү көчләре һәм чаралары әзерләнде.