Алмас Нәзиров Идел буе урман форумында катнашты

2016 елның 25 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Мари Иле Республикасы башкаласында Идел буе урман форумы узды, анда ТР урман хуҗалыгы министры А.Ә. Нәзиров катнашты. Ул “Урманнарны җитештергәндә ябык тамыр системасы белән утырту материалыннан файдалану: үсеш перспективалары, проблемалар” темасына доклад белән чыгыш ясады. Чыгышы барышында министр Татарстанда урман хуҗалыгы өлкәсендә заманча фән һәм техника казанышларының актив тормышка ашырылуы хакында билгеләп узды. Шуңа бәйле рәвештә, республикада Урман селекция-орлыкчылык үзәге уңышлы эшләп килә, ул инновацияле комплекс булып санала, төп урман булдыручы һәм ябык тамыр системалы декоратив токымнарның утырту материалларын җитештерү буенча заманча технологияләрне үз эченә ала. Үзәктә урман-орлык чималы саклана һәм эшкәртелә, шулай ук генетик үзенчәлекләре яхшыртылган орлыклар җитештерелә. Әлеге комплекс Европадагы ВСС АВ (Швеция) компаниясенең заманча җайланмалары белән җиһазланучы, иң зур автоматлаштырылган урман селекция-орлыкчылык үзәге булып тора. Әлеге үзәкнең җитештерү куәте түбәндәгечә: ылыслы токымнарның орлыгы – 2,0 тонна, ябык тамыр системасы белән 12 миллион утырту материалы, шул исәптән: 4 миллион данә  – гади нарат, 4 млн. данә – Европа чыршысы, 2 млн. данә – Себер карагачы, 2 млн. данә – декоратив агач-куак токымнары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International