“2016 елда Татарстан Республикасының иң яхшы урманчылыгы” конкурсында җиңүчеләр аталды

2016 елның 26 августы, җомга

“2016 елда Татарстан Республикасының иң яхшы урманчылыгы” конкурсында республикадан 16 урманчылык вәкилләре катнашты. Конкурсның максаты республика халкы арасында урманның экологик әһәмиятен пропагандалаудан, аны саклау һәм үрчетүдән, шулай ук Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан урман фондын төзекләндерү буенча эшләрне активлаштырудан гыйбарәт. Өч ай дәвамында конкурста катнашучылар урман фондының юл яны полосаларына якын урнашкан, автомобиль юллары, бигрәк тә федераль һәм республика әһәмиятендәге юллар (Казан – Чаллы, Казан – Болгар, Казан – Свияжски утравы, Казан – Арча, Казан – Байлар Сабасы) янындагы территорияләрен төзекләндерделәр. Конкурста катнашучыларга ял урыннарын оештырырга кирәк иде: чатырлар, кече архитектура рәвешләре. Шулай ук катнашучылар урман кишәрлекләрен чистарттылар һәм аларның янгынга каршы торучанлыгын арттыру буенча чаралар үткәрделәр. Урманчылыкларның вәкилләре янгын куркынычы турында, урманга карата сакчыл һәм кайгыртучан караш хакында кисәтә торган аншлагларның, күрсәткечләрнең, плакатларның һәм белдерүләрнең торышын яхшырттылар.

“2016 елда Татарстан Республикасының иң яхшы урманчылыгы” конкурсында җиңүчеләр:

 I урын – “Саба урманчылыгы” ДКУ;

 II урын – “Арча урманчылыгы” ДКУ;

 III урын – “Мамадыш урманчылыгы” ДКУ;

Татарстан Республикасының “Әгерҗе урманчылыгы”, “Аксубай урманчылыгы”, “Биләр урманчылыгы”, “Бөгелмә урманчылыгы”, “Алабуга урманчылыгы”, “Кызыл Йолдыз урманчылыгы”, “Лаеш урманчылыгы”, “Түбән Кама урманчылыгы”, “Нурлат урманчылыгы”, “Идел буе урманчылыгы”, “Тәтеш урманчылыгы”, “Лубян урманчылыгы” һәм “Зәй урманчылыгы” дәүләт казна учреждениеләре коллективларына актив катнашулары өчен рәхмәт белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International