Алмас Нәзиров Әгерҗе районының Иж-Бубый авылындагы тарихи урында булды

2016 елның 29 августы, дүшәмбе

Узган атнада, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, ТР урман хуҗалыгы министры А.Ә. Нәзиров Әгерҗе районы, Иж-Бубый авылында булды. Тарихи урында мәдрәсәне торгызырга планлаштыралар. Министр билгеләп узганча: “Иж-Бубый мәдәрәсәсе элек электән хәтта чит илләрдә дә билгеле булган. Элек мин бу авыл һәм мәгърифәтче Бубыйлар турында ишетеп кенә белә идем. Ә бүген исә барысын да үз күзләрем белән күрүем яхшы булды”.

Районда яшәүчеләрнең күбесе Бобинка елгасыннан ерак булмаган җирдә урнашкан әлеге бинаны хәтерли. Күп еллар дәвамында анда Иж-Бубый урта мәктәбе урнаша. Ләкин аның тарихи әһәмияте хакында күпләр белми:

1905 елда Иж-Бубый авылында сәүдәгәр Мөхәммәтҗан Әхмәтҗановның йорты төзелә. Озынлыгы – 20, киңлеге – 18 һәм биеклеге 7 метр булган агач бина тыштан агачлар белән тышлана. Октябрь революциясеннән соң Мөхәммәтҗан бай үз йортын Совет хөкүмәтенә ирекле тапшыра. Үзе зур булмаган, шул ук ишегалдында урнашкан ике катлы йортта яшәп кала. Шунда ук вафат та була. Ул авыл зиратында җирләнгән. 1924-27 елларда бина балалар бакчасы, ә 1928-88 елларда урта мәктәп буларак хезмәт итә. Беравык биредә башка авыллардан килеп укучылар өчен интернат та була. 2004 елда тузган, авария хәлендәге бина җимерелә. Фундаменты гына сакланып кала.

Сентябрь аенда Иж-Бубый мәдрәсәсенең 235 еллыгына багышланган республика конференциясе узачак. Конференциянең темасы – “Бубыйлар мирасы – безнең халык хәзинәсе”.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International