Инновацияле мониторинг Россия Оборона министрлыгы урманнарының иминлеген арттырырга ярдәм итәчәк

2016 елның 29 августы, дүшәмбе

Россия Оборона министрлыгының “Урман хуҗалыгы идарәсе” ФДАУ ведомство җирләрендәге урманнарда янгыннарны һәм законсыз агач кисү очракларын ачыклау системасын булдырачак.

“Россия Федерациясе Оборона министрлыгы җирләрендә урманнарны янгыннардан саклау һәм законсыз агач кисүләрне контрольдә тоту системасының нәтиҗәлелеген арттыру максатында 2016 елда Россия Оборона министрлыгының Урман хуҗалыгы идарәсе тарафыннан үзара бәйләнгән бик күп мәсьәләләрне хәл итү мөмкинлегенә ия булган “Оборонлес” автоматлаштырылган мәгълүмат системасын эшләү буенча эшләр алып барыла, – диде  Россия Оборона министрлыгының “Урман хуҗалыгы идарәсе” ФДАУ башлыгы Владислав Холодков. – Асылда, система Россия Оборона министрлыгы урманнарының торышын мониторинглау нәтиҗәсен арттырачак, табигый янгыннарның зыянын киметергә, урманнарны саклау өчен киткән чыгымнарны киметергә булышачак”.

Россия Оборона министрлыгының “Урман хуҗалыгы идарәсе” ФДАУ башлыгы киңәшчесе Иван Петров аңлатып киткәнчә, “Оборонлес” мәгълүмат системасы, табигый янгыннарга карата космик мониторингны һәм видеомониторингны кертеп, урманнарны янгыннардан саклауда, законсыз агач кисүләрне кертеп, урманда барган үзгәрешләрне мониторинглап, урманнарда 0,1 гектар мәйдандагы янгыннарны ачыклауда, шулай ук 0,3 гектар территориядә законсыз агач кисү очракларын автомат ачыклауда булган барлык процессларны автоматлаштыру мөмкинлеген бирәчәк. “Оборонлес” системасы инде хәзердән үк Россия Оборона министрлыгы урманнарының торышы хакында оператив һәм объектив мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә.

Иван Петров сүзләренә караганда, башка территорияләрдә “Оборонлес” системасыннан файдалану аркасында (шул исәптән Дәүләт урман фондында һәм МСТТ) Россия Федерациясендә урманга бәйле гомуми вәзгыятькә уңай йогынтыны күрергә мөмкин булачак һәм, бу хәл, тулаем алганда, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм үрчетү өчен ярдәм итәчәк, аннан соң, башкарма хакимият органнары өчен әлеге системадан аның базалы функционалыннан файдалану тулысынча бушлай.

Әлеге система бары тик Россиянең мәгълүмати-технологик платформаларында гына төзелә, ул мәгълүмати иминлекнең Россия һәм халыкара стандартларына туры килә, бу аның хәл иткеч факторы булып тора да инде.

Исегезгә төшерәбез, оборона һәм иминлек җирләрендәге урманнарда янгын куркынычсызлыгы чараларын гамәлгә ашыру бурычы Россия Оборона министрлыгына йөкләнде. Хәрби урманчылыкларның территорияләрендә янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү һәм янгыннарны сүндерү эшләрен Россия Оборона министрлыгының “Урман хуҗалыгы идарәсе” федераль дәүләт автономияле учреждениесе тәэмин итә, аның Россия Федерациясенең 62 субъекты территориясендә 39 филиалы бар.

2016 елда оборона һәм иминлек җирләрендә барлыгы 204 урман янгыны барлыкка килде, ялкын телеп үткән мәйданның күләме 40,7 мең гектар тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International