Икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек буенча төрекмән-татар эш төркеменең уртак утырышы

2016 елның 31 августы, чәршәмбе

2016 елның 9 сентябрендә Икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек буенча төрекмән-татар эш төркеменең дүртенче уртак утырышы булачак. Утырыш беркетмәсе проектында әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә файдалы хезмәттәшлек итүне киңәйтүдә якларның кызыксынучанлыгын билгеләп үтү планлаштырыла. Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгыннан ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Гомәров Рәис Кәлимулла улы һәм урманнарны җитештерү һәм урман үрчетү бүлеге башлыгы Хәлилов Илдар Илсур улы катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International