Саба районыннан Рамил Әхтәмҗанов ТР атказанган урманчысы булды

2016 елның 2 сентябре, җомга

“Саба урманчылыгы” ДКУ Мишәбаш кишәрлеге урманчылыгының урман остасы Әхтәмҗанов Рамил Тимершәех улы ТР атказанган урманчысы булды. “Республиканың урман хуҗалыгын үстерүдәге казанышлары һәм күп еллык намуслы хезмәте өчен” дигән мактаулы исемне аңа Республика көнен каршылаганда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

Әхтәмҗанов Рамил Тимершәех улы үзенең хезмәт тормышын Лубян урман-техника көллиятен тәмамлаганнан соң урман хуҗалыгы белән тыгызлап бәйли. Эшләү чорында ул үзен белемле, тәртипле һәм югары һөнәри оста буларак күрсәтә. Әхтәмҗанов Рамил эшен үз-үзен үстерү белән уңышлы бәйли, үз эшчәнлегендә алдынгы тәҗрибәләрне күзәтеп бара һәм шуларны үз кишәрлегендә тормышка ашырырга омтыла. Яшь белгечләрне әзерләүгә дә зур игътибар бирә, аларга үзенең күп еллык, уңышлы тәҗрибәләрен һәм белемнәрен тапшыра; халык, студентлар, ял итүчеләр һәм мәктәп укучылары арасында урманга карата сакчыл караш тәрбияләү турында аңлату эшләре алып бара. 2015 елда аның тарафыннан 250 гектар мәйданда саклык урман утыртмаларында, урман фондының 101 гектарында урман культураларын тәрбияләү, 214,7 гектардагы дегарадацияләнгән авыл хуҗалыгы җирләрендә саклык урман утыртмалары булдыру, 20 гектарлы урман фонды җирендә урман торгызу, 10.3 гектарда яшь агачларны тәрбияләү, 7460 гектарда санитар кисүләр, диләнке фондын әзерләү  буенча зур эш башкарылды. Барлык планлы күрсәткечләр дә 100% дәрәҗәсендә үтәлде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International