“Спас” табигый тыюлыгы белгечләре педагогика хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар утырышында катнашты

2016 елның 2 сентябре, җомга

Узган атнада төбәк әһәмиятендәге “Спас” комплекслы юнәлешле дәүләт табигый тыюлыгы белгечләре педагогика хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар утырышында катнашты. Чара Татарстан Республикасының  Әлки муниципаль районында узды. Мөгаллимнәргә үсеп килүче яшь буынны экологик тәрбияләү буенча күп еллык намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен ирештерделәр. Барысын да яңа уку елы башлану белән котладылар, ныклы саулык, гаилә иминлеге һәм эшләрендә уңышлар теләделәр. ТР Әлки муниципаль районының “Хлебодаровка УГБМ” МАББУ биология укытучысы Волкова Мария Андреевнага һәм “Базарлы Матак УГБМ” МАББУ биология укытучысы Гаязова Гүзәл Наил кызына ТР урман хуҗалыгы министрыннан рәхмәтләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International