Урман буенча күп төрле ярышлар

2016 елның 13 сентябре, сишәмбе

Узган шимбәдә республиканың Саба муниципаль районында Саба урман хуҗалыгының урман тармагында эшләүчеләр  арасында урман буенча күп төрле ярышлар узды. “Һөнәрендә иң яхшысы” исеменә лаек булу өчен 150 конкурсант (урман мастерлары, кишәрлек урманчылыклары, егерьлар, умартачылар, урман эшкәртү комплексында эшләүчеләр) көч сынашты. Чараны булачак бәйрәмгә – Урман хезмәткәрләре көненә багышладылар. Тантаналы ачылыш чарасында ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Гомәров Рәис Кәлимулла улы белән Саба муниципаль районы башлыгы Миңнеханов Рәис Нургали улы катнашты. Урман хуҗалыгындагы 13 алдынгы хезмәткәргә алар түбәндәге бүләкләрне тапшырдылар: “Рослесхозның мактау грамотасы”, “ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының мактау грамотасы” белән “Саба муниципаль районы мактау грамотасы”.

 Команда ярышларында җиңүчеләр:

 1 урын – агач эшкәртү комплексында эшләүчеләр;

 2  урын – Урман селекция-орлыкчылык үзәге хезмәткәрләре;

 3 урын – ЯХС хезмәткәрләре

 

Катнашучы кишәрлек урманчылары арасында 1 урында – Гыйлаҗиев Фәрит Тәлгат улы (Корса урманчылыгы); 2 урында – Гарәфетдинов Рашат Мөхәммәтдин улы (Мишәбаш урманчылыгы); 3 урында – Газизов  Нәгыйм Вәли улы (Сабабаш урманчылыгы).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International