Хөрмәтле урманчылар, урман хуҗалыгы хезмәтчәннәре!
Ихлас күңелдән Сезне Урман хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәм!
Урман – бәһасе булмаган, үзенә карата сакчыл караш һәм үзеннән тиешенчә файдалануны таләп итә торган байлыгыбыз ул безнең.
Урманнарны саклау, яклау һәм үстерү мәсьәләләренең елдан-ел тагын да зуррак әһәмияткә ия була баруын без барыбыз да аңлыйбыз. Аларны хәл итү өчен яңадан-яңа алымнар таләп ителә. Урман тармагында эшләүче кешеләр урман хуҗалыгын камилләштерүгә багышланган программаларны эшлиләр. Урманчылар – лаеклы мактауга һәм хөрмәткә ия булган, үз эшләренә искиткеч тугрылыклы булуларын чын мәгънәсендә күрсәтеп, үзләренең һөнәри бурычларын үтәүче, югары квалификацияле белгечләр алар. Безнең барыбыз өчен дә урман үзагач һәм муллык чыганагы гына түгел әле. Ул тормышыбызның, мәдәниятебезнең, тарихыбызның аерылгысыз бер өлеше, экологик иминлек нигезе дә. Без, урманчылар, Татарстан һәм Россия хакына урман байлыкларын саклау һәм үрчетү өчен мөмкин булганның барысын да эшлибез.
Вакыт бер урында гына тормый. Татарстан инновацион үсеш юлыннан бара. Монда ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның өлеше зур. Аның ярдәме белән Саба районында ябык тамыр системасы белән утырту материалы үстерү буенча Европадагы иң эре селекция-орлыкчылык комплексы эшләп килә. Урман фондында һәм а/х формированиеләре җирләрендә яңа урман утыртмалары булдырылды. Урман әзерләү эшләре заманча технологияләр белән алып барыла. 23 янгын-химия станциясе урманнарны янгыннардан саклый. Республикада инде 6 ел рәттән урман янгыннарына юл куелмый. Уртак көч белән, без урман тармагын һәм урман хуҗалыгында эшләүченең абруен үстерү буенча иң яхшы идеяләрне тормышка ашыра алырбыз, дип ышанам. Шушы бәйрәм көнендә республикабызның һәм Россия Федерациясенең яшел байлыгына зур өлеш керткәнегез һәм аның турында кайгыртканыгыз өчен Сезгә рәхмәтемне һәм хөрмәтемне белдерәм. Тармак ветераннарына – әле дә хезмәт итүчеләргә һәм лаеклы ялда булучыларга аерым рәхмәт сүзләре. Сезнең белемнәр һәм намуслы хезмәтегез аркасында без урманчыларның гореф-гадәтләрен саклыйбыз, бу исә урман хуҗалыгын уңышлы үстерүгә ярдәм итә.
Ихлас күңелдән урман тармагында эшләүче барлык хезмәткәрләргә һөнәри уңышлар һәм хезмәтләренең күркәм куанычлар китерүен телим.
Сезгә һәм сезнең якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, сабырлык, ныклык, тынычлык, изгелек телим, гөрләп чәчәк атыгыз, имин булыгыз! Иртәгәсе көнегез тотрыклы һәм ышанычлы булсын!
Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры А.Ә. Нәзиров