Табигый ресурслар һәм экология министры урынбасары – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Валентикның Урман хезмәткәрләре көне белән котлавы

2016 елның 20 сентябре, сишәмбе

Хөрмәтле дуслар! Мөхтәрәм хезмәттәшләр! 

Ихлас күңелдән, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы колеективы исеменнән һәм шәхсән үземнән сезне һөнәри бәйрәмегез – Урман хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәм! 

Бүген, Экология елы уңаеннан, Россиядәге урман байлыкларын саклау һәм үрчетү мәсьәләләре һәрвакыттагыча актуаль һәм сезнең югары квалификациягез аркасында, үз вазифаларыгызга намуслы мөнәсәбәтегез һәм урманга булган мәхәббәтегез ярдәмендә безгә илнең урман байлыкларын саклау һәм үрчетү мөмкинлеге барлыкка килә. 

Менә ярты гасыр инде Россиядә Урман хезмәткәрләре көнен бәйрәм итәләр һәм әлеге сан безнең өчен бик тә әһәмиятле – ул гореф-гадәтләрнең буыннан-буынга күчеп, сакланганлыгы турында сөйли. Илле ел рәттән әлеге көндә урманчылар җыела, үз эшләренә нәтиҗә ясыйлар, лаеклы булганнарына бүләкләр тапшырыла. Урманчы – ул бит һөнәр генә түгел әле, фикерләү рәвеше дә, тормыш стиле дә.

“Урманнар турында кайгырту – ул бүгенге көн турында кайгыртып кына калмыйча, киләчәк буыннар турында да уйлану, урман байлыкларыннан рациональ файдалану, аларны саклау һәм үрчетү – дәүләт бурычларының иң әһәмиятлесе” – Россия урман хуҗалыгының барча тарихында бу төп тезис булып килде. 

Быел безгә күп нәрсәне эшләве мөмкин булды – әһәмиятле булган, урман янгыннарына һәм урманнарны законсыз кисүләргә карата безнең көрәш чараларын җәелдерү мөмкинлеген бирә торган федераль законнар кабул ителде, үзагачны исәпкә алу буенча БДАМС системасы гамәлгә кертелде. 

Катлаулы һава шартларына карамастан, урманнардагы янгын чыгу вәзгыяте узган ел белән чагыштырмача яхшыра бара. Авиаурмансагының федераль резерв саны арта, урман янгыннары белән көрәштә элек гамәлдә булган вәкаләтләр кайтарыла һәм яңалары булдырыла. 

Россиянең урман хуҗалыгы бер урында тормый – илнең икътисадында катлаулы булган кризис чорына карамастан без үсәбез, киңәябез. Монда безгә җәмәгатьчелекнең урман тармагына булган югары игътибары, урман проблемаларын хәл итүдә иҗтимагый оешмаларның һәм битараф булмаган гражданнарның катнашуы ярдәм итә. Аларның инициативасы белән без берсүзсез хуплаган яңа норматив актлар кабул ителде.

Урман хуҗалыгын үстерү бер үк вакытта тармактагы икътисади нәтиҗәлелекне арттыруга һәм урманнарны саклау, урман торгызу һәм урманнарны янгыннардан саклау буенча эшнең нәтиҗәсен арттыруга да юнәлдерелә. 

Урманнарны саклау һәм урман сәнәгате тармагының нәтиҗәсен арттыру мәсьәләләрендә сезнең намуслы хезмәтегез, куйган максатларыгызга тугры калуыгыз өчен тирән хөрмәтемне белдерәсем килә.

Мин ышанам, уртак көчләребезне берләштереп, без Россиянең табигый байлыкларын киләчәк буыннар өчен саклый алачакбыз.

Табигый ресурслар һәм экология министры урынбасары – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International