Урман хезмәткәрләре көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы кичәдә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары А.В.Песошин; Дәүләт Думасы депутаты Ф.С.Сибагатулин; ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте буенча комитеты рәисе Т.Г. Һадиев; Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министры А.Ә. Нәзиров; Татарстан Республикасының Экология һәм табигый ресурслар министры Ф.С.Габделганиев; Россия ГХМ Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары Р.Н. Мотыйгуллин катнашты.
А.В.Песошин билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы актив үсештә. Тармакка алдынгы технологияләр кертелә, зур күләмле проектлар тормышка ашырыла. Ул Татарстанның яшел байлыклары турында кайгыртучы һәм бу өлкәгә зур өлеш кертүче урманчыларга зур хөрмәтен һәм рәхмәтен белдерде.
ТР Урман хуҗалыгы министры А.Ә.Нәзиров үзенең чыгышында болай диде: “Урманчы һөнәре бүген дә ихтыяҗлы һәм актуаль, урман хуҗалыгына киләчәге булган, алга таба үз эшләренең остасына әвереләчәк энергияле яшьләр кирәк. Хәзерге вакытта урман тармагы зур үзгәрешләр кичерә. Җитди техник инновацияле модернизацияләү башланды. Татарстан урманнары Республика Җитәкчелегенең, шәхсән Президент Рөстәм Миңнехановның игътибары үзәгендә. Без Рөстәм Нургали улының ярдәмен һәм теләктәшлеген даими тоеп яшибез, шуның өчен аңа зур рәхмәтлебез! Хөрмәтле урманчылар, ихлас күңелдән сезгә һәм туганнарыгызга, якыннарыгызга сәламәтлек, иминлек, уңышлар һәм республика өчен нәтиҗәле хезмәт итүегезне телим”.
Чара кысаларында урман тармагының иң яхшы хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырылды.