Көнчыгыш-Европа урман сынау станциясенә 90 яшь тула

2016 елның 22 сентябре, пәнҗешәмбе

Татар урман сынау станциясе – хәзерге вакытта “Урманчылык һәм урман хуҗалыгын механикалаштыру буенча Россиякүләм фәнни-тикшеренү институты” федераль дәүләт учреждениесе филиалы “Көнчыгыш-Европа урман сынау станциясе”  үзенең максаты итеп урман хуҗалыгы мәсьәләләрен фәнни һәм гамәли яктан эшләүне күздә тоткан “Татарстан” урман сынау станциясе буларак 1926 елның 1 октябрендә оештырыла. Ул чакта аның бурычлары түбәндәгеләрдән гыйбарәт була: Татариянең урманнары торышын һәм җитештерүчәнлеген тикшерү, урман хуҗалыгы техникасы белән төрле алымнарны өйрәнү, урман сынау учреждениеләрендәге барлык тикшеренү эшләрен өйрәнү, системалаштыру һәм белешмәгә туплау. 1932 елда станция Гомумберләшмәле фәнни-тикшеренү агроурманмелиоратив институтына (ВНИАЛМИ) тапшырыла, ә 1936 елдан башлап хәзергәчә ул “ВНИИЛМ” ФБУ структур бүлекчәсе булып санала.

Станция коллективы хәл итә торган төп бурыч – Урта Идел буе территориясендә урман хуҗалыгын алып баруны фәнни яктан теркәү. 

Фәнни эшләнмәләрнең абруен оештыруга, булдыруга һәм теләктәшлек күрсәтүгә аеруча зур өлеш кертүчеләр: директорлар - М.А.Шишкин, П.Г.Трошанин, А.А.Бобровский, А.И. Мурзов һ.б.,  профессорлар: Л.И.Яшнов, А.А.Юницкий, Н.А.Ливанов, А.П.Петров, Д.И.Морохин, Ф.В.Аглиуллин, Н.М.Ведерников.

Станциянең фәнни-тикшеренү эшенә сыйфатлама биргәндә аның күп планлы булуы үзенә җәлеп итә, ләкин, урманчылык мәсьәләләре һәрчактагыча төп булып кала бирә.

Мурзов Александр Иванович тарафыннан Чыршылы-яфраклы урманнарда эзлекле кисүләр технологиясе эшләнә һәм кертелә. Бары тик шушы технология буенча гына эшләүче предприятиеләр арасында хәзерге вакытта Саба урман хуҗалыгын атарга була, ул РСФСР урман хуҗалыгы системасында алдынгыларның берсенә әверелде.

Баш фәнни хезмәткәр  Ведерников Николай Михайлович тарафыннан питомникларда ылыслы һәм яфраклы токымнарны үстерүнең һәм аларны яклауның интеграцияләнгән системасы эшләнә, ул “Урман питомникларында үсемлекләрне зарарлы бөҗәкләрдән һәм авырулардан яклау буенча нәсыйхәтләр” (1984) белән “Урман культураларын һәм яшь агачларны зарарлы бөҗәкләрдән һәм авырулардан яклау буенча нәсыйхәтләр” (1994) җыентыкларына кертелә. Хәзерге вакытта станциядә яңа, чәчкеннәрнең авыруларга тотрыклылыгын һәм яшәү сәләтен арттыра торган биология препаратларына сынау үткәрүләр дәвам итә.

Әйдәп баручы фәнни хезмәткәр Краснобаева Клавдия Владимировна тарафыннан төп урман тәшкил итүче токымнарның даими урман-орлык базаларын булдыруда яңа алымнар, ысуллар һәм технологияләр эшләнде. Аның тарафыннан тагын “Торгызуның һәм тәрбияләүнең түтәлле-чокырлы-сайланмалы (ТЧС) системасы” эшләнә, аның нигезендә республиканың Шәһәр яны, Бөгелмә, Яшел Үзән, Арча, Саба, Ары, Түбән Кама урман хуҗалыкларында йөзләрчә гектар эталон урманы торгызылды һәм утыртылды.

Авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Әһлиуллин Фәкил Вәлиулла улы тикшеренүләре нәтиҗәсендә Татарстан Республикасында һәм Удмуртиядә зоналы-типологик нигездә, тәрбияләү кисүләре юлы белән, ылыслы-яфраклы утыртмалар формалаштыру технологиясе эшләнде.

Өлкән фәнни хезмәткәр Хәсәнкәев Чыңгыз Салих улы тарафыннан ярлы-балкалы системаларда һәм кече елгаларның ярларында су эрозиясен юкка чыгару буенча чаралар комплексы эшләнде һәм үткәрелде.

Өлкән фәнни хезмәткәр Камалтыйнов Габбас Шәйхетдин улы  җитәкчелегендә кыйммәтле фәнни объект – Яшел Үзән һәм Арча урман хуҗалыкларында нарат һәм чыршы агачларының географик культуралары булдырылды, анда күп еллар дәвамында станция хезмәткәрләре төрлечә килеп чыккан агачларның биологик үзенчәлекләрен өйрәнәләр.

Урман сынау станциясенең 90 еллык тормышында аның хезмәткәрләре – чын галимнәр тарафыннан зур акыл потенциалы тупланды: 1400 тирәсе басма эш бастырылды, 500 артык стационар сынау объекты төзелде, эталон урман кишәрлекләре һәм табигый ядкәрләр булдырылды. Урманчылыкта һәм урман хуҗалыгындагы казанышлары өчен станция хезмәткәрләренә мактау исемнәре бирелде:

“Россиянең атказанган урманчысы”: Напалков Н.В.(1962), Мгебров Г.Г.(1967), Троицкий Б.Г. (1967), Әһлиуллин Ф.В. (1998);

“Татарстан Республикасының атказанган урманчысы”: Бобровский А.А.(1968), Хәсәнкәев Ч.С.(1983), Фёдорова Н.С.(2002), Кузнецова Н.А.(2008);

“Россиянең атказанган урманчысы” белән “Татарстан Республикасының атказанган урманчысы”: Мурзов А.И.(1972, 1987), Ведерников Н.М.(1977, 1997), Краснобаева К.В.(1986, 1997);

“Чуаш Республикасының атказанган урманчысы”: Петров В.А (2015).

Бүгенге көндә директор Пуряев Айнур Солтангали улы җитәкчелегендә 14 фәнни хезмәткәр эшли.

Хезмәттәшләрне 90 еллык юбилейлары белән тәбрик итәбез! Хезмәтләрендә уңышлар, ныклы саулык һәм урманнарыбызны саклау һәм үрчетү буенча алга таба да уртак хезмәттәшлек итүне теләп калабыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International