Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министры А.Ә. Нәзиров җитәкчелегендәге делегация тематик мәйданчыкларда булды, анда тармактагы актуаль мәсьәләләр хакында сөйләштеләр. Барлыгы алты түгәрәк өстәл булды, алар шушы темаларга багышланды: “2030 елга кадәр урман комплексын үстерү стратегиясен әзерләү буенча эш төркеменең киңәйтелгән утырышы”, “Урман сәнәгате комплексын үстерүгә булышлык”, “Урманнарны зыянлы организмнардан яклауны җайга салуны камилләштерү өлешендә РФ Урман кодексына үзгәрешләр кертү хакында” № 455-ФЗ Федераль законны куллану проблемалары”, “Урман фонды җирләрендә дәүләт урман күзәтчелеген башкару”, “№415-ФЗ Федераль законны тормышка ашыру тәҗрибәсе”. Чаралар кысасында Россия урманчылары бергәлегенең VI корылтае узды, анда бергәлек Рәисен сайладылар һәм яңа Устав кабул иттеләр.
Программа кысаларында урманчылар тарафыннан күргәзмә оештырылды. Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе И.В.Валентик күргәзмәне караганнан соң Татарстан урманчыларының әзерлек буенча югары дәрәҗәдә булуларын билгеләп үтте. Күргәзмәдә “Саба өйрәнү-тәҗрибә урман хуҗалыгы” ДБУ урман селекция-орлыкчылык үзәгендә үстерелә торган утырту материаллыннан “ТАТАРСТАН” экспозициясе тәкъдим ителде.
Эш көне азагында Россиякүләм киңәшмә булды, ул Урман хезмәткәрләре көненең 50 еллык юбилеена багышланды, аның кысаларында И.В.Валентик белән мактаулы кунаклар урман тармагы хезмәткәрләрен котладылар. Иң яхшы хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырылды. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, быел урман хуҗалыгы хезмәткәрләре берничә датаны бәйрәм итә. Бу – урманчы вазифасына 190 ел тулу, Авиаурмансагының 85 еллыгы һәм Урман хезмәткәрләре көненең 50 еллыгы.