Авиаурмансагына – 85 яшь

2016 елның 23 сентябре, җомга

 “Авиаурмансагы” быел Төзелгән көненнән башлап 85 еллыгын бәйрәм итә. Ул 1931 елның 7 июлендә оеша, ул чакта Горьков өлкәсендә По-2 очкычында урман янгыннарын ачыклау максатында беренче очыш ясала. “Авиаурмансагы”ның төп максаты – авыр үтеп керә торган һәм бик ерак урнашкан территорияләрдәге урман янгыннарын ачыклау һәм сүндерү. Россия урман фондының мәйданы 1,1 млрд. га тәшкил итә, ә җир өсте күзәтчелеге нибары 88 млн. га җирне колачлый, территориянең калган өлеше – бары тик авиация һәм космос ярдәмендә генә күзәтелергә мөмкин.

Бүгенге көндә күзәтүче очучыларның саны 300 кеше тәшкил итә, ә парашютчы-янгын сүндерүчеләр белән десантчы-янгын сүндерүчеләр саны 3,5 мең тирәсе кеше. Авиаурман сагының федераль резерв саны – 700 кеше. Киләсе елда Федераль резерв санын 1000 кешегә кадәр җиткерү күздә тотыла.

2011 елдан башлап 2015 елга кадәрге чорда  Россия Авиаурмансагының летчик-күзәтүчеләре тарафыннан урман фонды җирләрендә барлыкка килгән барлык янгыннарның 40%ы ачыкланды, бу исә 28 мең берәмлектән артык. Парашютчы-янгын сүндерүчеләр һәм десантчы-янгын сүндерүчеләр көче белән 19 мең тирәсе урман янгыны сүндерелде, бу барлыкка килгән барлык урман янгыннарының 30%ыннан артык. Авыр үтеп керә торган районнарда барлыкка килгән 9,4 мең янгын очрагы бары тик парашютчы-янгын сүндерүчеләр белән десантчы-янгын сүндерүчеләр көче белән юкка чыгарылды. Алар тарафыннан шулай ук 16,5 меңнән артык сикерү һәм 120 меңнән артык мәртәбә янгынга төшү гамәлләре башкарылды.

  Соңгы 5 елда Авиаурмансагы авиаянгын сүндерүчеләре тарафыннан торак пунктларга һәм икътисад объектларына бер генә янгын да җәелдерелмәде. Ялкынның 204 торак пунктка һәм икътисад объектына, шул исәптән электр тапшыру буенча зур линияләргә, аэропортларга, нефть саклыкханәләренә һәм башка стратегик һәм потенциаль-куркыныч объектларга ялкын күчү очраклары туктатылды. Быел 15,5 мең кеше яши торган 12 торак пункты уттан коткарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International