Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре «Милләтләр кроссы-2016» теләктәшлек күрсәтте

2016 елның 26 сентябре, дүшәмбе

Узган якшәмбедә, 2016 елның 25 сентябрендә, Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре 20 кеше күләмендә “Милләтләр кроссы-2016” россиякүләм чабышларында катнашты. 1 чакрымлык араны урманчылар бер каршылыксыз йөгереп үттеләр. Җиңел атлетика ярышлары Меңъеллык мәйданында булды. Барлыгы исә моңа охшаш чабышлар Россиянең 79 шәһәрендә узды. Татарстанда бу көнне 20 мең тирәсе чабыш сөюче җыйналды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International