24 сентябрьдә хезмәткәрләр һәм укучы яшьләр арасында ТРда социаль партнерлыкның 25 еллыгына һәм ТР Профсоюзлар көненә багышланган профсоюз Спартакиадасы булып узды. Чара КАИның “Олимп” спорт комплексында булды.
Әлеге спартакиада гадәткә керде инде. Быел Лубян урман-техника студентлары анда уңышлы чыгыш ясадылар. Егетләр түбәндәге призлы урыннарны яуладылар:
- комлык волейболы буенча 1 урын;
- Дартс буенча 1 урын;
- канат тартышуда 1 урын;
- Татарстан Республикасының белем бирү йортлары арасында 2 нче гомумкоманда урыны.
Җиңүчеләргә мактау грамоталары һәм спорт инвентарьларын сатып алу өчен бүләк карталары тапшырылды.