ТР Урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров булачак “Урман утырту көне” табигатьне саклау акциясе турында сөйләде

2016 елның 27 сентябре, сишәмбе

ТР Министрлар Кабинетының киңәшмәләр залында “Урман утырту көне” табигатьне саклау акциясенә әзерлек һәм аны үткәрү” темасына брифинг булып узды. Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министры А.Ә. Нәзиров журналистларга урманнарның табигатьтәге һәм кеше тормышындагы роле турында, 2016 елның 1 октябрендә яшь үсентеләрне кайсы кишәрлекләрдә утырту планлаштырылуы хакында сөйләде. Чыгышында Алмас Нәзиров елдан-ел “Урман утырту көне” акциясендә ирекле катнашырга теләк белдерүчеләрнең күбәя баруын билгеләп үтте һәм акциянең көзге этабында һәркемне активлык күрсәтергә һәм үз агачын утыртырга чакырды. Утырту материалын урманчылыклардан түләүсез нигездә алырга мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International