Иртәгә, 2016 елның 1 октябрендә, республиканың табигатьне саклау буенча “Урман утырту көне” акциясе старт ала. Табигатькә битараф булмаган һәркемне акциягә кушылырга һәм агач үсентеләрен утыртуда катнашырга чакырабыз. Исегезгә төшерәбез, һәр татарстанлы яшәү урыны буенча урманчылыкка мөрәҗәгать итә ала, анда аңа түләүсез нигездә утырту материалы биреләчәк.
Казанда “Урман утырту көне” “Вахитов” скверы территориясендә, башкаланың Идел буе районында (Назарбаев белән Техническая урамнары кисешендә) узачак. Агач утырту эшендә Президент Аппараты, ТР Министрлар Кабинеты һәм Татарстан Республикасының Дәүләт Советы хезмәткәрләре катнашачак. Чара 9.00 сәгатьтә башлана.