Филармония паркында агач утырту эшләре Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Эмил Җәләлетдинов белән Татарстанның халык артисткасы Флера Сөләйманова исемнәренә багышланды. Анда Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре катнашты.
Исемле агачларны утырту гадәтенә узган ел татар халкының танылган иҗатчыларының исемнәрен мәңгеләштерү максаты белән филармония тарафыннан нигез салынды. Беренче агачлар Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге премия лауреаты Илһам Шакиров белән Россиянең атказанган артисткасы, Татарстанның халык артисткасы, Г.Тукай исемендәге премия лауреаты Әлфия Абзалова тарафыннан утыртылды. 2016 елның 26 апрелендә Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан һәм шагыйрь исеме бирелүнең 70 еллыгына багышлап агачлар утыртылган иде.