“Үз агачыңны утырт” – Арча районының “Казанбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе” МББУ учреждениесендә “Урман утырту көне” әнә шундый шигарь белән үтте. Чарада 70 тирәсе кеше актив катнашты. Бу “Ашыт” ДТКТ белгечләре дә, мәктәп коллективы да, 1-9 сыйныфларда укучылар һәм аларның ата-аналары. Балалар үзләренең исемнәре белән аталган агачларны зур энтузиазм белән утыртты. Уртак көч кую аркасында беренче һәм чыгарылыш сыйныфларда укучыларның аллеялары булдырылды. Башлангыч сыйныфларда укучылар тәүге иҗади хезмәт күнекмәләрен алдылар. Уртак тырышлык нәтиҗәсендә мәктәпкә терәлеп торган территориядә төрле токымлы 100 артык агач утыртылды: чыршы, нарат, миләш, юкә. Ел саен уза торган “Урман утырту көне” акциясе үсеп килүче буында урманга карата сакчыл караш тәрбияләргә булыша, халык арасында пропаганда ролен үти, безне чолгап алган тирәлекне яшелләндерү, яшел биләмәләрне үстерү һәм саклау зарурлыгы турында искә төшереп тора.